Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

“Бәләкәч”тә бәйрәм артыннан бәйрәм

Июнь ае Балаларны яклау көненнән башлана. Бу - барыбызның да яраткан бәйрәме. Ул бакчаның спорт мәйданчыгында оештырылды. Анда балаларны әкият геройлары каршы алды һәм күңелле конкурслар, эстафеталар уздырдылар. Аннары бәйрәм бакча каршындагы мәйданчыкка күчте. Балалар төсле акбурлар белән асфальтта рәсемнәр ясадылар. Бездә тәрбияләнүче нәниләр моңа бик куаныштылар. Моннан соң эстафета...

Июнь ае Балаларны яклау көненнән башлана. Бу - барыбызның да яраткан бәйрәме. Ул бакчаның спорт мәйданчыгында оештырылды.

Анда балаларны әкият геройлары каршы алды һәм күңелле конкурслар, эстафеталар уздырдылар. Аннары бәйрәм бакча каршындагы мәйданчыкка күчте. Балалар төсле акбурлар белән асфальтта рәсемнәр ясадылар. Бездә тәрбияләнүче нәниләр моңа бик куаныштылар.

Моннан соң эстафета "Сабантуй"га күчте. Шат күңелле Батыр һәм Чибәркәй, һәр группага кереп, балаларны халык бәйрәменә чакырып йөрделәр. Аны уздыруда бакча хезмәткәрләре дә, әти-әниләр дә актив катнашты. Балалар җырладылар, биеделәр, ярышларда катнаштылар һәм бүләкләргә дә лаек булдылар.

8 нче июльдә "Бәләкәч"тә тагын бер бәйрәм - "Гаилә көне" узды. Урамда балаларны һәм әти-әниләрне "Минем тату гаиләм" рәсемнәр күр-гәзмәсе һәм нәниләрнең күңелле җырлары каршы алды. Бәйрәм музыка дәресләре уза торган залда дәвам итте. Анда алар белән шук-шаян йорт иясе Кузя күңел ачты. Иң яхшы гаилә дигән исемне яулау өчен күңелле конкурсларда берничә группа балаларының әти-әниләре көч сынашты. Бәйрәм тәрбиячеләр һәм әти-әниләр тарафыннан әзерләнгән "Минем гаилә" презентацияләрен күрсәтү белән тәмамланды.

Балаларыбыз шәфкатьлелектә, мәхәббәттә һәм шатлыкта үссеннәр өчен музыка җитәкчеләре, тәрбиячеләр, ата-аналар тырышлыгы белән әзер-ләнгән җәйге бәйрәмнәр дәвам итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев