Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Без – сабыйларның дуслары

Әти-әниләре эштә чакта балалар көннең күп өлешен бакчада уздыралар. Шуңа күрә балалар учреждениесе алар өчен икенче йортка, ә тәрбиячеләр исә әти һәм әни кебек якын кешеләргә әвереләләр. "Рябинушка" балалар бакчасында мин 2006 нчы елда эшли башладым. Коллектив мине дусларча мөнәсәбәттә кабул итте һәм шуңа күрә мөдир эшенә тиз төшендем. Бүген...

Әти-әниләре эштә чакта балалар көннең күп өлешен бакчада уздыралар. Шуңа күрә балалар учреждениесе алар өчен икенче йортка, ә тәрбиячеләр исә әти һәм әни кебек якын кешеләргә әвереләләр.

"Рябинушка" балалар бакчасында мин 2006 нчы елда эшли башладым. Коллектив мине дусларча мөнәсәбәттә кабул итте һәм шуңа күрә мөдир эшенә тиз төшендем. Бүген безнең бакчага 144 бала йөри. Хәзерге вакытта бакчада 18 педагогтан торган иҗади коллектив эшли. Тәрбия-белем бирүдә даими рәвештә яңа технологияләр һәм авторлык программалары кулланыла. Педагоглар коллективы балалар үсешенең барлык юнәлешләре буенча мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт стандартын тормышка ашыра. Әмма безнең хезмәттә төп юнәлеш - нәниләрнең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту.

Педагогларыбызның конкурсларда һәрвакыт алдынгы урыннар яулавы аларның һөнәри осталыгының югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли.

Безнең педагоглар балаларны лаеклы шәхес, балалар коллективында актив катнашучылар итеп тәрбияләргә тырышалар. Намуслы, шәфкатьле, кайгыртучан булырга, дус яшәргә, бер-берсен хөр-мәт итәргә, иҗат белән мавыгырга, гүзәллекне аңларга, гаиләләрен һәм Туган илләрен яратырга өйрәтәләр. Боларның барысына да балалар белән күп еллар эшләү нәтиҗәсендә тупланган һөнәри осталык һәм тәҗрибә бәрабәренә ирешелә. Баланың психологиясен аңлау, хезмәтеңдә даими камилләшү - тәрбияче һөнәре өчен зарури сыйфатлар.

Тәрбиячеләребез балалар белән кызыклы шөгыльләр оештыралар, аларның сизгер җитәкчелегендә нәниләр әйләнә-тирә мохитне танып-беләләр, дуслык, иҗатның нәрсә икәнлеген аңлыйлар, үз мөмкинлекләрен сынап карыйлар.

Балалар бакчага сөенә-сөенә киләләр, чөнки анда аларны яраткан тәрбиячеләре елмаеп каршы ала. Бу сөйкемле апалар белән нәниләргә кызык, рәхәт, серләрең белән дә уртаклашырга була. Өлкәннәр тырышлыгы белән бакчаның һәр бүлмәсендә уңайлы шартлар тудырылган, анда җылы һәм иркен.

Авыл җирендә яшәгәнлектән, балаларны хезмәтне, җирне яратырга өйрәтәбез. Бергәләп чәчәкләр, яшелчәләр утыртабыз, территорияне тәртиптә тотабыз. Бездә елның теләсә кайсы фасылында да матур, чиста, ямьле.

Безнекеләр сынатмый

"Ел тәрбиячесе-2011" район конкурсында
Татьяна Корбанова җиңде. 2012 елда "Ел тәрбиячесе" безнең хезмәткәр Светлана Никитина булды. 2013 елда "Ел тәрбиячесе" район конкурсында Елена Кириллова җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев