Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Балаларның сәләмәтлеге турында кайгыртабыз

Ни өчен балалар бакчаларында сәләмәт яшәү рәвешенә корылган күңел ачу чаралары үткәрү мөhим? Чөнки нәни чакта мондый күңел ачулар бик якты hәм матур мизгелләр булып истә кала - монысы беренчедән. Икенчедән, бала вакытта файдалы кагыйдәләр күңелгә әйбәт сеңеп кала. Бәйрәмнәр шулай ук балаларның хәрәкәт активлыгын ныгытуга, хәрәкәт-чәнлегенә hәм чыныгуына уңай...

Ни өчен балалар бакчаларында сәләмәт яшәү рәвешенә корылган күңел ачу чаралары үткәрү мөhим? Чөнки нәни чакта мондый күңел ачулар бик якты hәм матур мизгелләр булып истә кала - монысы беренчедән. Икенчедән, бала вакытта файдалы кагыйдәләр күңелгә әйбәт сеңеп кала.

Бәйрәмнәр шулай ук балаларның хәрәкәт активлыгын ныгытуга, хәрәкәт-чәнлегенә hәм чыныгуына уңай нәтиҗә дә ясый. Нәниләрнең күңел ачулары аларны нәрсәгә булса да өйрәтүгә генә кайтып калмый, ә үз-үзләренә ышаныч барлыкка китерә, балаларның яшеренеп яткан талантын ачарга мөмкинлек бирә. Актив күмәк уеннар үз эченә бикләнгән hәм оялчан балаларга ачылырга hәм коллективка кереп китәргә ярдәм итә.

Балалар бакчаларында хәрәкәтчән уен шөгыльләрен дөрес үткәрү өчен тәрбиячеләр тырышып эшли, монда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кулай уеннар hәм күнек-мәләр күрсәтелә.

Безнең балалар бакчасының физкультура-сәлә-мәтләндерү эшләре системасында мондый бәйрәмнәр, ял сәгатьләре зур урын алып тора. Аларны оештырганда тәрбиячеләр hава шартларын, ел фасылы үзенчәлекләрен, табигать факторларын исәптә тота. Балалар бәйрәмнәрдә, спорт уеннарында, эстафеталарда бик теләп катнашалар hәм алардан зур канәгатьлек алалар.

Балаларның сәләмәтлекләрен саклау hәм ныгыту балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора, шуңа күрә hәр баланың сәләмәтлеге турында кайгыртырга кирәк.

Реклама

Илсөяр Хәмидуллина,

"Миләшкәй" балалар бакчасы татар төркеме тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев