Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Балалар Сабантуе

Бүген балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме - сабыйларга үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру. Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көн-күреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнә һәм бик...

Бүген балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме - сабыйларга үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру. Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көн-күреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнә һәм бик теләп уйный. Уеннар бала өчен туган телен камилләштерүнең беренче чарасы булып тора. Уен - нәни шәхесне әдәплелекнең төп кагыйдәләренә өйрәтүдә безнең иң турылыклы, ышанычлы ярдәмчебез. Чөнки ул - бала тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар тәр-бия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Аларда катнашу сабыйга физик көчен, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай сыйфатларны үстерә.

"Йолдыз" балалар бакчасында ел да милли бәйрәмнәр үткәрелә: "Карга боткасы", "Сөмбелә бәйрәме", "Яңгыр боткасы". 20 июнь көнне быел да күңелле бәйрәмнәрнең берсе - Сабантуй булды. Сабантуй - халкыбызның иң күңелле, иң яраткан, иң тантаналы бәйрәме. Бу бәйрәмдә балалар көчлелектә, чыдамлылыкта, җитезлектә ярыштылар. Бәйрәмгә, кунак булып, әкият геройлары Убырлы карчык белән Шүрәле дә килделәр. Алар балалар белән бергә җырладылар, биеделәр, чүлмәк вату, көянтә-чиләк белән су ташу, капчык киеп йөгерү, йомыркалы кашык кабып йөгерү, ат чабышы, аркан тарту кебек күңелле уеннарда катнаштылар. Кил-гән кунаклар белән бәй-рәмебез бигрәк тә күңелле үтте. Балалар өчен Сабантуй - күңелле вакыйга һәм ул гомерлеккә хәтер сандыгында сакланыр.

Уеннар ярдәмендә балаларга милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне такмаклар, табышмаклар, үртәвечләр белән ирештерсәк, алар онытылмас, гасырлардан гасырларга күчеп дәвам итәр, мәңге сакланыр, милләтебез исән булыр.

Реклама

Балалар, тәрбиячеләр исеменнән, Сабантуй бәйрәмен уздыруга ярдәм иткән өчен, бүлек мөдире Вәлиуллина Алия Әдһәм кызына һәм әти-әниләргә зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев