Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

АРМИЯГӘ КӨЗГЕ ЧАКЫРЫЛЫШ БАШЛАНДЫ

1 октябрьдән Россиядә армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Татарстанда 2012 нче елның көзендә чакырылыш комиссияләренә 23 меңгә якын кеше чакырылырга, ә хәрби хезмәткә 4 меңгә якын кеше җибәрелергә тиеш. Биектау районыннан хәрби хез-мәткә 70 егет чакырыла. Аларның өчтән бергә якыны коры җир гаскәрләрендә хезмәт...

1 октябрьдән Россиядә армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Татарстанда 2012 нче елның көзендә чакырылыш комиссияләренә 23 меңгә якын кеше чакырылырга, ә хәрби хезмәткә 4 меңгә якын кеше җибәрелергә тиеш. Биектау районыннан хәрби хез-мәткә 70 егет чакырыла. Аларның өчтән бергә якыны коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Хәрби-диңгез флоты 7% биектаулыларны кабул итә, ракета гаскәрләре (РВСН) - 10%, Эчке эш-ләр министрлыгы - 15%. 1 октябрьдә булган Армиягә чакырылучылар көнендә район хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә чакырылучыларның әзерлек дәрәҗәсе тулысынча канәгатьләнерлек булуын әйттеләр. 25 егет хәрби машина йөртү таныклыгы алырга өлгергән, калганнары да армия өчен кирәкле белгечлекләргә ия.
Бу көннәрдә булган онлайн-конференциядә ТР хәрби комиссары Сергей Погодин ассызыклаганча, чакырылыш буенча билгеләнгән йөкләмәне башкару элегрәк хәрби хез-мәткә чакырылмый калган өлкәнрәк яшьтәге гражданнар хисабына тәэмин ителәчәк. "Төп басым югары һәм һөнәри урта белемгә ия булучыларга ясалачак. 2012 нче елның узган язгы чакырылыш кампаниясе барышында армиягә 3295 югары һәм һөнәри урта белемле егетләр җибәрелде", - дип хәбәр итте ул.
Армиягә барудан качып йөрүчеләрнең саны кими, 2012 елның язында андыйлар 142 исәпләнгән. "Егетләрнең күбесе армиягә аңлы төстә бара, "Ватанга хезмәт итү - мактаулы бурыч" икәнлеген аңлый башладылар", - диде ТР хәрби комиссары.
Көзге чакырылыш кампаниясе вакытында ТР Хәрби комиссариаты тарафыннан гражданнарны шефлык астындагы хәр-би частьларга җибәрү гамәлгә ашырылачак. 2012 елның язында 35 шефлык астындагы хәрби частьларга 1457 чакырылучы җибәрелгән, көзге чакырылышта 1500 гә якын кеше җибәреләчәк. Шулай ук, элеккеге кебек, алдан җентекләп сайлану узган 20 чакырылучы Президент полкында хезмәт итәчәк. 2010 елдан анда 100 татарстанлы хәрби хезмәт узган.
Элекке еллардагы кебек, хезмәт итәргә җибәрелүчеләрнең барысы бүләккә кәрәзле телефон алачак. Моның өчен "Ватан сакчысы" дигән махсус тариф планы эшләнгән, аның нигезендә республика Хөкүмәте 30 минут сөйлә-шүгә һәм үзең җибәрә торган 10 SMS-хәбәргә айга бер тапкыр акча түли. Кәрәзле телефоннарга өстәп, солдатка алынучылар "армиягә чакырылучы комплекты" - беренче чиратта кирәкле әйберләр салына торган сумка алачак.

Рәсемнәрдә: 1 октябрь-дә Биектау хәрби комиссариатында армиягә чакырылучы көне.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев