Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Үз көчләрен сынадылар

Кыр шартларында өй-рәнүләр узу турында һәр малай да хыялланадыр. Чөнки биредә "сугышлы" уйнарга да, үзеңне чын солдат итеп хис итәргә дә була. Биектау мәктәпләренең унынчы сыйныф укучылары өчен кырда өйрәнүләр "Коркачык" аэродромында урнашкан палаткалы лагерьда беренче генә ел уздырылмый. Шушы өч көн малайлар өчен яшь сугышчы мәктәбенең кыска вакытлы курслары...

Кыр шартларында өй-рәнүләр узу турында һәр малай да хыялланадыр. Чөнки биредә "сугышлы" уйнарга да, үзеңне чын солдат итеп хис итәргә дә була.

Биектау мәктәпләренең унынчы сыйныф укучылары өчен кырда өйрәнүләр "Коркачык" аэродромында урнашкан палаткалы лагерьда беренче генә ел уздырылмый. Шушы өч көн малайлар өчен яшь сугышчы мәктәбенең кыска вакытлы курслары булып тора, дисәк тә ялгышмабыз. Биредә хәрби хезмәт, хәрби устав турында күп нәрсәләр белергә, физик һәм тактик әзерлек узарга мөмкин.

Өйрәнүләрнең һәр көне мавыктыргыч бәйгеләр, кызыклы вакыйгаларга бай булды. Армия тормышы кануннары буенча балаларга беренче эш итеп үзең торган бүлмәне ничек тәртиптә тотарга кирәклеген, каравыл хезмәтен, часовой вазифаларын, тәүлеклек нарядның нәрсә икәнлеген һәм аңа нинди бурычлар йөкләнүен аңлаттылар.

Саф әзерлеге, гомумгас-кәри саклагыч киемнәрне, противогаз кию, автоматны сүтеп-җыю балалар өчен катлаулы булмады. Чөнки алар боларның барысын да укытучылары җитәкчелегендә тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә өйрәнде-ләр. Ә физик әзерлекләрен камилләштерү буенча булачак ил сакчылары физкультура дәрес-ләрендә шөгыльләнделәр. Аркылы борыста күнегүләрне ничек башкаруларын, күтәрелүләрен, озынлыкка сикерүләрен, кросс яки 100 метрга йөгерүләрен карап торганнан соң, моның нәкъ менә шулай булуына шик калмады.

Яшьләр өчен иң мавыктыргычы, әлбәттә, автоматтан атуда көчеңне сынау булды. Өч көннең берсе хәрби-гамәли спортның менә шушы төренә багышланды. Кулына автомат алгач, теләсә кайсы егет тә үзен чын ир-ат, сугышчы итеп сизәдер. Саф һәм җыр смотры, "Аҗаган" уены бик кызыклы узды.

Кыр шартларында хәрби өйрәнүләрне оештыручылар - мәгариф бүлеге һәм "Тулпар" тәрбия эше үзәге. Алар балаларга палаткалы лагерьда кызыклы булсын, монда вакытыбызны әрәмгә уздырдык, дип уйламаслык итәргә тырышканнар.

Ямаширмә мәктәбе укучысы Айрат Сибгатуллин гомуми гаскәри саклагыч киемнәр, противогаз киюдә, гер күтәрүдә, аркылы борыста күнегүләр ясауда башкалардан аерылып торды. Айбаш мәктәбе укучысы Илнур Шәяхмәтов 100 метрга йөгерүдә, гер күтәрүдә, аркылы борыста күне-гүләр ясауда, яткан килеш гәүдәсен күтәрүдә, граната ыргытуда, каршылыклар юлын узуда иң яхшысы булды. Айбаш мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Айнур Ибраһимов гер күтәрүдә, граната ыргытуда, автоматны сүтеп-җыюда алдынгылыкны яулады. Бөреле мәктәбе укучысы Леонид Каплевский 100 метрга йөгерүдә, 3 километрга кросста, урыннан озынлыкка сикерүдә, аркылы борыста күнегүләр ясауда иң яхшылар арасына керде. Коркачык мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Виталий Камелевский автоматны сүтеп-җыюда, 3 километрга кросста, яткан килеш гәүдәсен күтәрүдә иң яхшыларның берсе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев