Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Йөрәкләрен балаларга бирәләр

27 нче сентябрьдәге «Тәрбиячеләр һәм мәк-тәпкәчә оешмалар хезмәткәрләре көне» дип аталган илкүләм яңа бәйрәм 2004 нче елда гомумроссия педагогика басмалары тәкъдиме белән гамәлгә куелды. Хәзерге заман җәмгыяте мәктәпкәчә учреждение педагогына бик җитди таләпләр куя: балалар бакчасындагы нәниләрне дәүләт киләчәктә көн-дәшлеккә сәләтле, уңышка ирешүчән кешеләр итеп күрергә тели. Шуңа күрә тәрбияче...

27 нче сентябрьдәге «Тәрбиячеләр һәм мәк-тәпкәчә оешмалар хезмәткәрләре көне» дип аталган илкүләм яңа бәйрәм 2004 нче елда гомумроссия педагогика басмалары тәкъдиме белән гамәлгә куелды.

Хәзерге заман җәмгыяте мәктәпкәчә учреждение педагогына бик җитди таләпләр куя: балалар бакчасындагы нәниләрне дәүләт киләчәктә көн-дәшлеккә сәләтле, уңышка ирешүчән кешеләр итеп күрергә тели. Шуңа күрә тәрбияче иң бәләкәй чакларыннан ук балаларда дисциплина, эш сөючәнлек, зарурлыкны тоя белү, нәтиҗәгә ирешү өчен көч кую сыйфатларын формалаштырырга тиеш.

Безнең бистәнең бер урамында бик иске, вакыт үтү белән каралып беткән бина бар, ул - «Каенлык» яслесе. Мөгаен, райондагы иң борынгы корылмадыр ул. Тышкы кыяфәте үзенә тартып тормый, киресенчә, куркыта хәтта. Ә менә эчендә - бөтенләй башка күренеш: үзе уңайлы, үзеннән өй җылысы сирпелә. Иң нәни биектаулыларга карата кайгырту һәм игътибар сизелеп тора. Монда 1-3 яшьлек балалар өчен ике төркем эшли. Биредә әлегә берни эшли белмәүче нәниләрне чын-чынлап яратучы кешеләрдән торган бердәм команда эшли. Игелеклелек, сабырлык, кайгыртучанлык - һәрберсенең канында.

Якупова Галина Ивановна монда 30 елдан артык тәрбияче булып эшли инде. Тәҗрибәсе көнлә-шерлек. Аның янында - тәрбияче Дилүзә Дамир кызы, кече тәрбиячеләр Ольга Анатольевна белән Ләйсән Илгиз кызы. Бу кешеләр безнең сабыйларга кайгыртучан няня генә түгел, балаларның уңышларына шатланып, уңышсызлыкларына борчылып торучы яраткан әниләре кебек. Иртә саен без яраткан тәрбиячеләренең итәгенә елый-елый үрмәләүче балаларыбызны калдырып китәбез. Ә кич алырга килгәч, танырлык та түгел үзләрен: шат һәм бәхетле балалар өйгә кайтырга бер дә ашыкмый. Мондагы шартларда эшләү рәхәт түгел югыйсә: канализация юк, кухня аерым бинада урнашкан, бар җирдә - искелек. Балачакта без үзебез дә шушы бакчага йөргән идек. Күп еллар узды, инде хәзер - XXI гасыр, тик «Каенлык»та тәрбиячеләрнең эше җиңеләймәде. Шулай да алар - оптимист, эшләрен бик яратып башкаралар, нәниләргә генә түгел, аларның әти-әниләренә дә елмаюларын кызганмыйлар.

Иң дөрес төзелгән меню - бакчада, диләр. Чыннан да, һәммәсе уйланылган, яратып әзерләнгән, өстәвенә, өйдәгечә тәмле дә. Әлфия Риза кызы белән Галина Викторовна - оста пешекчеләр шул! Ә хуҗалык мөдире Әлфирә Фарух кызы яследә инде 40 елдан артык хезмәт куя.

Шәфкать туташы Әлфия Зыятдин кызы нәниләрнең сәламәтлеген тикшереп кенә тора. Кемгә кайчан прививка ясарга, берәрсе чирләп китмәгәнме - барысын да ул хәл итә.

Тәрбиячеләр безнең балалар гомеренең иң катлаулы чорын алар белән бергә кичерә. Бу тату коллектив сабыйларыбызны иң беренче белем-күнекмәләргә өйрәтте: шешәсез генә йоклап китәргә, үз-үзләрен карарга, әти-әниләре югында кыю булырга (дөресен генә әйткәндә, монысын без үзебез дә бигүк булдыра алмыйбыз әле!). Монда алар дуслыкның ни икәнен аңлый башладылар.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан «Каенлык» балалар яслесе коллективына эшләрендә зур түземлек, нык сәламәтлек телибез. Үзегез эшли торган бәхетле балачак йортындагы гаилә рухын һәм яхшылык атмосферасын һәрвакыт саклагыз!

Безнең белешмә

Россиядә беренче балалар бакчасы 1863 нче елның 27 нче сентябрендә Санкт-Петербургта ачыла. Аңа, ире белән белән бергәләп, хыялый энтузиаст Аделаида Семеновна Симонович нигез сала. Аның оешмасы 3-8 яшьлек балаларны кабул итә. Бакчаның программасында хәрәкәтле уеннар, кулдан эшләнмәләр ясау һәм хәтта «Ватанны өйрәнү» курсы да була. Әмма Симоновичка болар гына аз тоела, ул «Балалар бакчасы» дигән махсус журнал да чыгара башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев