Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

“Әйдә, дускай, сикергәләп алыйк!”

Балаларның интеллектуаль үсеше күп нәрсәдә аларның ничек хәрәкәтләнүләреннән тора. Хәрәкәтчел бала тапкыррак була, ул әйләнә-тирә мохиткә дә тизрәк яраклаша. Әмма еш кына без, бала-чага ыгы-зыгысыннан туеп, "Сикермә! Анда менмә! Тукта әле шул йөгерүеңнән!" - дип кычкырабыз һәм балага артык хәрәкәтләнү түгел, ә аның җитмәве зыянлы икәнен онытып җибәрәбез. Өлкәннәрнең күбесе...

Балаларның интеллектуаль үсеше күп нәрсәдә аларның ничек хәрәкәтләнүләреннән тора. Хәрәкәтчел бала тапкыррак була, ул әйләнә-тирә мохиткә дә тизрәк яраклаша.

Әмма еш кына без, бала-чага ыгы-зыгысыннан туеп, "Сикермә! Анда менмә! Тукта әле шул йөгерүеңнән!" - дип кычкырабыз һәм балага артык хәрәкәтләнү түгел, ә аның җитмәве зыянлы икәнен онытып җибәрәбез. Өлкәннәрнең күбесе балаларга яшәү, үсү өчен аеруча зарури һәм аларның яраткан җиде хәрә-кәте булуын әле белмиләрдер дә.

1. Асылынып тору. Хәтта 3 айлык бала да аркылы борыска (перекладина) тартыла. Әти-әнисенең куллары аның өчен шушы борыс ролен үти. Кулга ябышып, ул күтәрелергә маташа. Үсә төшкәч ул ишеккә, коймага, агачка асылынып торырга ярата.

2. Атыну (тирбәлү). Сабый чагында баланы әнисе кочагына алып тирбәтә. Аннары бала таганда атына, нәниләр таганны бик яраталар.

3. Нәрсәгә дә булса утырып йөрү, шуу. Коляскага утырып йөргәндә балаларның киеренкелеге кими һәм алар үзләрен әйләнә-тирә мохиттән якланган итеп хис итәләр. Зуррак балалар чанада шуарга яраталар. Ә велосипедта йөрүдән исә бала зур шатлык хисләре кичерә.

4. Әйләнү-бөтерелү. Балалар әти-әниләренең югарыга чөеп җибәрүләрен, кулларыннан тотып әйләндерүләрен яраталар, моңа бик сөенәләр.

5. Тигезлекне саклау. Балалар ауган агач, торба яныннан тыныч кына узып китә алмыйлар, шулар өстенә менеп, тигезлекне саклап узарга маташалар. Утырып йөр-сеннәр, шусыннар, бөтерелсеннәр, тирбәлсен-нәр, тигезлекне саклап йөрсеннәр - бу хәрә-кәтләр барысы да үсеп килүче организм өчен үтә дә мөһим.

Реклама

6. Сикерүләр. Балалар бик тә сикерергә яраталар, алар сикергәләмичә йөри дә алмыйлар. Нәрсәдән дә булса сикереп төшү дә аларга куаныч бирә. Кышын исә рәхәтләнеп карга чумалар.

7. Менеп-төшеп йөрү, үрмәләү. Бу хәрәкәт, мөгаен, иң мөһимедер. Балалар хәрәкәтчел уеннарны, гимнастик стенага, баскычтан менүләрне, баудан өскә үрмәләү-ләрне бик яраталар.

Балагызны аның өчен шундый табигый һәм файдалы хәрәкәтләрдән туктатмагыз. Бу хәрәкәтләр аның сәламәтлеген ныгытсын һәм гәүдәсен теләгәнчә тота алудан шатлык тойгысы китерсен.

Балаларыбызны сәламәт, җитез, чыдамлы итәсе килүдән тыш безнең аларны кыю һәм тәвәккәл итеп тә күрәсебез килә. Әлеге сыйфатлар кечкенә чакта ук тәрбияләнә һәм, табигый, аларны булдыру өчен мәгълүм дәрәҗәдә тәвәккәллек тә кирәк. Әмма без, өлкәннәр, балаларны сөендерү өчен моңа әзер. Балага хә-рәкәтләнергә, йөгерергә һәм сикерергә рөхсәт итмәү - аны балачак шатлыгыннан мәхрүм итү дигән сүз. Хәрәкәттә - бәрәкәт! Шуны онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев