Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Яшьләр сәясәтне сайлый

Районга бүген белемле, акыллы, максатчан, үз өсләренә җаваплылык алырга әзер торучы кешеләр бигрәк тә кирәк. Яшьләрнең шәхси һөнәри казанышлары да, районыбызның, гомумән, илебезнең киләчәге дә шуңа бәйле. Сишәмбе көнне үзәк мәдәният йортында узган Яшьләр форумына нәкъ менә шундый кешеләр җыелган иде. Бу чара "Яшь гвардия"нең "ПолитЗавод-2014" республика иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында...

Районга бүген белемле, акыллы, максатчан, үз өсләренә җаваплылык алырга әзер торучы кешеләр бигрәк тә кирәк. Яшьләрнең шәхси һөнәри казанышлары да, районыбызның, гомумән, илебезнең киләчәге дә шуңа бәйле. Сишәмбе көнне үзәк мәдәният йортында узган Яшьләр форумына нәкъ менә шундый кешеләр җыелган иде.

Бу чара "Яшь гвардия"нең "ПолитЗавод-2014" республика иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында узды. Форумның төп эше Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасына вәкил сайлаудан гыйбарәт булды.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Зыятдинов, Биектау муниципаль район Советы аппараты җи-тәкчесе Минҗофар Усманова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Раушан Хәйруллин, "Яшь гвардия"нең төбәк штабы җитәкчесе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы Ксения Владимирова, "Яшь гвардия"нең төбәк штабы җитәкчесе урынбасары Артур Михайлов катнаштылар. Шулай ук залда элекке студентлар һәм мәк-тәп укучылары, яшьләр иҗтимагый оешмалары әйдәманнары һәм башкалар бар иде.

Форумның кереш өлешендә форумда катнашучыларга район тормышы һәм яшьләр уздырган чаралар турында видеофильм күрсәттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Соңгы айларда район хакимиятенең яшьләрнең әле үз юлын тәгаен генә сайламаганнары белән дә, укуын тәмамлап, районга эшкә кайтканнары белән дә берничә тапкыр очрашуы турында сөйләде.

- Бүгенге яшьләрнең районыбыз тормышын яхшырта, уңышлы эшли һәм үз киләчәген төзи алачагына ышанам, - дип ассызыклады Люция Гобәйдуллина. - Яхшы яшәү өчен бездә бөтен шартлар бар бит.

Аннары башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары соңгы елларда эшли башлаган программалар турында искәртте: мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү, агросәнәгать комплексын үстерү, сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү, спортны алга җибәрү һәм башкалар. Үзенең эшен яратса, хезмәте җәмгыятькә кирәк булуын тойса гына, кеше бәхетле була ала, диде ул.

Аннан соң районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Гаязов чыгыш ясады. Ул Биектау муниципаль район Советының 38 нче утырышында яшьләрнең активлыгын күтәрергә ярдәм итәргә тиешле «2014-2016 нчы елларга авыл яшьләре» дигән максатчан программа кабул ителүен билгеләп үтте. Ул «ПолитЗавод»ның үзен сәясәт өлкәсендә сынап карарга теләүче яшьләр өчен аеруча мөһим икәнлеген ассызыклады, чөнки проект 18-30 яшьлекләргә исәпләнгән.

Чернышевка урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Раилә Пономарева үзе аның составына кергән Яшь педагоглар ассоциациясе турында сөйләде. Ул игътибарны районда яшь педагогларның нибары 7 процент, укытучыларның уртача яше 48 яшь булуына юнәлтте.

- Соңгы өч елда районга нибары 15 яшь педагог килде. Яшь белгечләрне эшкә тарту район мәгариф бүлеге эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булырга тиеш, - диде ул.

ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Зиятдинов, яшьләрне сәламләп, үзенең комсомол яшьлеген искә алды, яшь буынны тәрбияләүдә гаиләнең роле, дөрес һөнәр сайлауның тормыштагы әһәмияте турында сөйләде.

Политсовет әгъзасы Ксения Владимирова барлык регионнарның да Биектау районы кебек байлыклары белән мактана алмавын искәртте, яшьләрне җәмәгать тормышында гына түгел, сәясәт өлкәсендә дә актив катнашырга чакырды.

Ниһаять очрашуның иң мөһим өлеше башланды. Үз сайлаучылары алдында ике кандидат: Биектау һәм Усад мәктәпләренең тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Илнар Фатыйхов һәм Алина Фомина чыгыш ясады. Алар киләчәккә үзләренең планнары белән таныштырдылар, форумда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. Кандидатларны тыңлаганнан соң яшерен тавыш бирү юлы белән Алина Фоминаны ТР Дәүләт Советының Яшьләр иҗтимагый палатасына безнең районнан вәкил итеп сайладылар. Ул үз сайлаучыларына рәхмәт белдереп, аларның ышанычын акларга тырышачагын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев