Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Яшь патриотлар үсә

Биектау муниципаль районы мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе - хәрби-патриотик тәрбия турында "Тулпар" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Наталья Владимирова сөйләде. Хәрби-патриотик һәм оборона-масса эше "ТРның Биектау муниципаль районы яшьләренә патриотик тәрбия бирү" дәвамлы максатчан программасы нигезендә алып барыла. Гадәттә февральдә, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, хәрби-патриотик һәм оборона-масса эше...

Биектау муниципаль районы мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе - хәрби-патриотик тәрбия турында "Тулпар" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Наталья Владимирова сөйләде.

Хәрби-патриотик һәм оборона-масса эше "ТРның Биектау муниципаль районы яшьләренә патриотик тәрбия бирү" дәвамлы максатчан программасы нигезендә алып барыла. Гадәттә февральдә, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, хәрби-патриотик һәм оборона-масса эше айлыгы үткәрелә. Аны мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, РОСТО (ДОСААФ), хәрби комиссариат, "Тулпар" мәк-тәптән тыш эшләр үзәге уздыра.

Районда Ленинград блокадасын өзүнең 70 еллыгына һәм совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгына багышланган "Хәтер маршы" республика акциясе дәвам итә. Мәктәпләр ел саен яшүсмерләр арасындагы республика ярышларында катнаша. Мәктәпләрдә шулай ук спортның хәрби-гамәли төрләре буенча район күләмендәге ярышлар да уза. 2010 елдан бездә кадетлык хәрәкәте зур үсеш алды. 2013-2014 уку елында кадетлар республика дәрәҗәсендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Спортның хәрби-гамәли төрләре буенча ТР Ветераннар комитеты күчмә кубогына кадетлар сыйныфларының республика спартакиадасында Дөбъяз мәктәбенең кадетлар сыйныфы 1 нче урынны алды. "Яшь армиячеләр, алга!" дигән республика хәрби-спорт уенының зона ярышында 1 нче урынны - Суыксу мәктәбе кадетлары, хәрби-патриотик клубларның зона республика слетында Айбаш мәктәбенең кадетлар сыйныфы алды.

Беренче кадетлар сыйныфы 2008 елда Олы Кавал мәктәбе базасында ачылган иде. Бүген кадетлар - район тормышының аерылгысыз өлеше, акцияләр, тантаналы чаралар, парадлар һәм конкурсларда актив катнашучылар. Конкурсларның абсолют җиңүчесе - Дөбъяз мәктәбенең кадетлар сыйныфы. рлыгы (МЧС) сыйныфы

Май башында Геройлар аллеясында узучы кадетлар сыйныфлары парадында иң яхшы кадетлар сыйныфларын, районның иң яхшы кадетларын бүләклибез, чыгарылыш сыйныф укучыларын котлыйбыз.

Ел саен май ахырында 10 нчы сыйныф егетләренең кырда өйрәнү җыеннары һәм "Куркынычсызлык мәктәбе" район ярышлары була. Бу ярышларның максаты - укучыларга патриотик тәрбия бирү, үз-үзеңне сак тоту буенча белемнәрне пропагандалау, гадәттән тыш хәлләрдә эш итә белү күнекмәләре булдыру. Танып белү конкурсларыннан, викториналардан кала, комплекслы ярышларга кыен хәлдән чыга алуны тикшерү-туристлык маршруты, эзләү-коткару эшләре, туризм техникасы, янгыннан саклану тактикасы полосасы кертелә.

Ике ел рәттән районыбыз кадетлары өчен июнь аенда 100 балага исәпләнгән "Яшь парашютчы" дип аталучы палаткалы хәрби-патриотик лагерьда смена оештырабыз. Балаларны "КамАЗ", "УАЗ" йөртергә, кул сугышына, парашют спортына, пневматик мылтыктан һәм кече калибрлы винтовкадан атарга өйрәтү дәресләре уздырыла.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Ватан" яшьләр халык иҗаты фестивале үткәрәбез. Анда балалар халык җыр-биюләрен, патриотик җырлар башкара, патриотик темага шигырьләр укый. Биектауның 1 нче, 2 нче, 3 нче урта мәктәпләре, Бөреле, Шуман, Коркачык, Ямаширмә, Әлдермеш, Алат, Казаклар, Усад мәк-тәпләре - фестивальдә актив катнашучылар.

"Виктория" патриотик җырлар фестивален уздыру да гадәткә кереп бара. Катнашучы балалар сугыш еллары җырларын, Бөек Ватан сугышы турындагы, Әфганстандагы сугыш турындагы җырларны башкаралар. Фестивальнең җиңүчеләрен һәм призлы урыннар алучыларны аерым атап үтәсем килә: Дөбъяз мәктәбенең кадетлар сыйныфы, Бөреле мәктә-беннән А.Равилов, Д.Красильникова, Д.Марушина, Биектауның 3 нче мәк-тәбеннән Э.Запылихина, Олы Битаманнан Э. Баһавиева, Ямаширмәдән И.Галәветдинов, Н.Галәүтдинов, Л.Фазуллина, Биектауның 2 нче мәк-тәбеннән К.Шакирова, В.Куклина.

Хәрби-патриотик тәрбия биргәндә, Туган як тарихы белән башлангыч сыйныфлардан ук таныштыра башлау зур әһәмияткә ия. Балалар үз гаиләләренең шәҗәрәсен өйрәнә, Туган як турында рәсем, шигырь, инша конкурсларында, мәктәп һәм шәһәр музейларына экскурсияләрдә катнаша. Өлкән-рәк сыйныфларда алар эзләү эшләре белән шөгыльләнә.

Туган як тарихы мәк-тәпләрдә ел әйләнә өйрәнелә. Районда 11 мәктәп музее бар, калган мәктәпләрдә музей-почмаклар ясалган. Барлык экспозицияләрдә дә Бөек Ватан сугышына, Советлар Союзы Геройларына - якташларыбызга, туган җирләр тарихына багышланган материаллар бар. Бу уку елында беренче тапкыр Туган якны өйрәнү музейлары форумы булды. Аның максаты мәктәп музейларында тикшеренү эшенең системасын төзү иде.

Барлык мәктәпләрдә тимурчылар, волонтерлар хәрәкәте җәелдерелгән. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга зур әзерлек алып барыла. Биектау районында Бөек Ватан сугышы ветераннары - 41 кеше. Һәммәсенә дә, булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтү өчен, волонтерлар һәм тимурчылар отрядлары беркетелгән.

Җиңү көне якынлашкан көннәрдә мәктәп укучылары һәйкәлләрне һәм аларның тирәсен матурлыйлар, агач утырталар, Хәтер вахталары, Батырлык дәресләре, ветераннар һәм башка кызыклы кешеләр белән очрашулар, ватанпәрвәрлек темасына бәхәсләр, конкурслар уздыралар.

Хәзерге вакытта мәк-тәпләр арасында республикакүләм "Туган як серләре" Туган як тарихын өйрәнү экспедициясенең район этабы бара. Укучылар "Балалар - ветераннарга" акциясе, "Ветеранга - бүләк" конкурсы, "Җиңү бәйрәменә балалар карашы" фоторәсемнәр конкурсы, "Җиңү көненә дары исе сеңгән..." дип исемләнгән видеофильмнар конкурсы, "Гаиләмнең Бөек Ватан сугышындагы тарихы" конкурсы кебек чараларда катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев