Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Ярышларда чыныгабыз

2 нче март көнне "Патриот" үзәге базасында кадетлар арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча Республика спартакиадасы узды. Анда Казан шәһәренең 6 нчы кадет-интернат мәктәбе, Яшел Үзән, Чистай, Бөгелмә, Тәтеш, Чирмешән һәм башка зур кадет мәктәпләре бар иде. Ә ярышта Биектау районы данын Олы Кавал мәктәбе кадетлары яклады. Әлбәттә, бу - кечкенә...

2 нче март көнне "Патриот" үзәге базасында кадетлар арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча Республика спартакиадасы узды.

Анда Казан шәһәренең 6 нчы кадет-интернат мәктәбе, Яшел Үзән, Чистай, Бөгелмә, Тәтеш, Чирмешән һәм башка зур кадет мәктәпләре бар иде. Ә ярышта Биектау районы данын Олы Кавал мәктәбе кадетлары яклады. Әлбәттә, бу - кечкенә генә кадет классы өчен зур җаваплылык.

Ярышлар берничә этапка бүленгән иде: үзгәртелгән Калашников автоматын сүтеп-җыю, перекладинада тартылу, армрестлинг, АК-74 автоматыннан ату, беренче медицина ярдәме күрсәтү, саф әзерлеге.

Кадетлар барлык ярышларда да чын күңелләрен биреп уйнадылар, һәр балл өчен көрәштеләр. Үз командаларының җиңүе өчен барлык көчләрен куеп тырыштылар.

Реклама

Безнең укучылардан АК-74 автоматыннан ату буенча Нәҗмиев Илфат һәм Шәйдуллин Илназ икесе дә, 50 мөмкинлектән 47 очко җыеп, икенче урынны яуладылар. Беренче ярдәм күрсәтү ярышында Фазылҗанова Диләрә, армрестлинг буенча Низамов Булат дүртенче урыннарны алдылар. Һәм команда саф әзерлеге ярышында да дүртенче урынга чыкты. Без бу җиңүләрне призлы урыннарга лаек булган көчле Чистай, Бөгелмә һәм Тәтеш районнарыннан килгән кадет мәктәпләре командалары арасында яхшы күрсәт-кеч дип саныйбыз.

Ирешелгән уңышлар чик түгел. Ярыштан укучыларыбыз канәгатьләнү, дулкынлану һәм алга таба тагын да югары үрләр яулау нияте белән кайттылар. Аларга уңышлар телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X