Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Ватан сакчылары үстерәбез

Ватанны саклаучылар көне алдыннан безнең "Рябинушка" балалар бакчасында бу бәйрәмгә багышланган спорт бәйрәмнәре үткәрелде. Чараларны физкультура инструкторы Гөлшат Шәрипова һәм тәрбиячеләр оештырды. Һәр төркемдә балалар белән шушы темага дәресләр, әңгәмәләр үткәрдек, фоторәсемнәр һәм иллюстрацияләр карадык. Тәрбиячеләр сөйләгәннәрдән балалар безнең Ватан - Россия икәнне, заманча хәрби техникабыз һәм көчле, нык армиябез...

Ватанны саклаучылар көне алдыннан безнең "Рябинушка" балалар бакчасында бу бәйрәмгә багышланган спорт бәйрәмнәре үткәрелде.

Чараларны физкультура инструкторы Гөлшат Шәрипова һәм тәрбиячеләр оештырды. Һәр төркемдә балалар белән шушы темага дәресләр, әңгәмәләр үткәрдек, фоторәсемнәр һәм иллюстрацияләр карадык. Тәрбиячеләр сөйләгәннәрдән балалар безнең Ватан - Россия икәнне, заманча хәрби техникабыз һәм көчле, нык армиябез булганга күрә, аның дөньядагы иң кодрәтле ил икәнлеген, барыбыз да Ватаныбыз белән горурланырга тиешлекне аңлады.

Без балаларыбызда илебезнең патриотларын, булачак сакчыларын тәр-бияләргә омтылабыз. Бәйрәм чараларында да алар үзләренең куркусыз солдатлар булуын күр-сәтергә тырышты. Ярышлар башта урта төркемдә һәм татар төркемендә, аннары өлкәннәрдә дә үтте. Алдан балалар безнең армия, аның көче һәм куәте турында шигырьләр сөйләде. Аннары Гөлшат Зәкиевна җитәкчелегендә спорт бәйгеләрендә катнаштылар. Сабыйлар спорт киемнәреннән иде, ә башларында - хәрби пилоткалар, моряк фуражкалары, десантчылар беретлары. Конкурслар да хәрби темага багышланды: "Танк һәм өч танкист", "Мишеньгә ату", "Пакет илтү", "Аркан тартышу" һ.б. Барысы да җиңәргә тырышты, кыю һәм җитез булды. Ә тамашачылар, бик актив булып, командаларны хуплап торды.

Хәзерлек төркемнәрендәге ярышлар "Ягез әле, әтиләр!" дип аталды, анда әтиләр актив катнашты. Башта нәниләр барыбызны да шигырь сөйләп шатландырды. Аннан соң әтиләр ике командага бүленде. Алар өчен бик кызыклы конкурслар сайланган иде. Мәсәлән, бәрәңге әрчү, честь бирү, шар кабарту, граната ыргыту, яралыга булышу, озынлыкка сикерү һәм башкалар. Үзләренең бала чакларын искә төшереп, әтиләр көчлә-рен, җитезлекләрен күр-сәтте. Балалар исә әтиләренә ярдәм итеп тордылар һәм ярышларда актив катнаштылар. Катнашучылар барысы да уеннан канәгать калды.

Билгеле, мондый кирәкле чаралар үз илең, аны саклаучылар белән горурлану, хөрмәт хисе уята. Без көндәлек эшебездә балаларны үз Ватаныбызны яратырга, ветеран сугышчыларны хөрмәт итәргә өйрәтәбез, аларда җаваплылык, ватанпәрвәрлек, киләчәктә туган җиребезне саклау теләге тәрбиялибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев