Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Тукай теле – туган телем

Бүгенге көндә Г.Тукайны белмәгәннәр аздыр. Балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурыч - Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлын тагын да киңрәк, тирәнтен өйрәнү, Тукай әсәрләре аша туган телне саклап калу. Биектау районының Биектау авылында урнашкан "Кояшкай" ("Солнышко") балалар бакчасы - бер матур дәүләт сыман. Ә аның хуҗалары 140 сабый. Үзләре шук,...

Бүгенге көндә Г.Тукайны белмәгәннәр аздыр. Балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурыч - Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлын тагын да киңрәк, тирәнтен өйрәнү, Тукай әсәрләре аша туган телне саклап калу.

Биектау районының Биектау авылында урнашкан "Кояшкай" ("Солнышко") балалар бакчасы - бер матур дәүләт сыман. Ә аның хуҗалары 140 сабый. Үзләре шук, үзләре сәләтле алар!

Бакча мөдире - Венера Миндебаева балаларның әниләре сыман. Сабыйларның остазлары да шәп! Биредә бары тик талантлы, гыйлемле һәм балаларны чиксез яратучы тәрбиячеләр эшли. Алар белем бирүнең яңадан-яңа алымнарын эзләп, һәрдаим камиллеккә омтыла.

"Кояшкай" илендә тормыш гөрләп тора. Монда күңелле чаралар, бәй-рәмнәр, очрашулар еш үтә: "Нәүрәз", "Сабантуй", "Карга боткасы", "Сөм-белә"...

Бакчабыздагы тәрбиячеләрнең турыдан-туры белем бирү эшчәнлеген җайга салып баручы өлкән тәрбияче Мирошкина Ирина Павловна "Тукай иленә сәяхәт" дигән проект тәкъдим итте. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 129 еллыкка багышланган бәйрәм шул про-ектның йомгаклау чарасы итеп үткәрелде.

Күркәм гадәт буенча, бәйрәм чарасы күмәкләп "Туган тел" җырын башкару белән башланып китте. Бәйрәмнәрне балаларны татар теленә өйрәтүче Эльмира Зарипова һәм зурлар төркеме тәрбиячесе Гүзәл Хөсәенова алып барды.

Сабыйларның сөенече зурдан: татарның бөек әдибе Габдулла Тукайның яраткан шигырьләренә нигезләнеп алар үзләре театральләштерелгән номерлар әзер-ләгән иде. Елена Дарвина җитәкчелегендә уртанчы төркем балалары әзерләгән "Эш беткәч уйнарга ярый" дигән театраль тамашалары бәй-рәмне карап утыручыларга бигрәк тә ошады.

Бәйрәм дәвамында балалар татарча шигырьләр сөйләп, җырлап-биеп, төрле уеннар уйнап күңел ачтылар.

Ә бәйрәмебезгә кунакка килгән матур алтын тарагы белән Су анасы (Эльмира Шәйхиева), маңгаендагы озын мөгезе белән Шүрәле (Гөлназ Әхмәдуллина), зирәк Былтыр (Алсу Һидиятуллина) балаларны шаккатырдылар.

Тукай иҗаты балаларга чыннан да зур тәэсир иткән иде. Музыка җитәкчесе Эльмира Гафиятуллина матур җырлар һәм бию көйләре ярдәмендә бәйрәмне тагын да җанландырды.

Быелгы бәйрәм чарасы киләсе елга булачак Габдулла Тукайның тууына 130 еллык юбилеена әзерлек дип әйтсәк тә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев