Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Туган көн

Ул - балачак бәйрәме. Сабыйларга гына хас самимилек, эчкерсезлек һәрчак сезнең белән бергә булсын! Сез яшәгән гүзәл җирдә Гел аяз булсын күкләр. Бәхетле балачак, озын гомер Телиләр сезгә күпләр! Дөнья матур, илләр имин булсын, Тыныч булсын туган җиребез. Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән Узсын иде һәрбер көнебез. Кечкенә чакта һәр туган...

Ул - балачак бәйрәме. Сабыйларга гына хас самимилек, эчкерсезлек һәрчак сезнең белән бергә булсын!

Сез яшәгән гүзәл җирдә

Гел аяз булсын күкләр.

Бәхетле балачак, озын гомер

Телиләр сезгә күпләр!

Дөнья матур, илләр имин булсын,

Тыныч булсын туган җиребез.

Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән

Узсын иде һәрбер көнебез.

Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Менә шушы балачакта узган туган көннәр истәлекле булып күңелдә калсын өчен, Ямаширмә авылы "Йолдыз" балалар бакчасында ай саен балаларның туган көн-нәре билгеләп үтелә. Әле генә җәй аенда туган балаларның туган көннәре күңелле, истә калырлык итеп узды. Балалар янына клоун да килде. Ул үзенең берсеннән-берсе кызыклы уеннары, җырлары табышмаклары һәм биюләрен әзерләп килгән иде. Балалар бирелеп тыңладылар, ярышларда катнашучыларга көч биреп тордылар. Ахырдан клоун бүләкләр тапшырды. Әлбәттә, балалар бик канәгать калды һәм тагын килүен үтенделәр. Балалар туган көн бәйрәмендә актив катнаштылар, күңел ачтылар, аларның күзләрендә нур балкый иде. Берсе дә тик кенә утырып тора алмады. Күңелле бәйрәм бергәләшеп чәй эчү белән тәмамланды. Бәйрәмнән балалар күтәренке рух, яхшы кәеф белән таралды.

Шушы шатлык барлык кешеләргә дә җитсен, дөнья имин, кешелек сәламәт булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев