Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

“Тиенкәй”нең җәйге почмагы

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә, җәй - күп мәсьәләләрне, шул исәптән танып-белергә өйрәтүчеләрен дә хәл итү өчен кулай вакыт. Без эшчәнлегебезнең төрле юнәлешләрендә җәйге чорның шартларын мөмкин кадәр тулырак файдаланып калырга тиешбез. Алар бит балаларга уку елы дәвамында алган белемнәрен ныгытырга һәм куллана белергә ярдәм итә. Моннан тыш без балаларга...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә, җәй - күп мәсьәләләрне, шул исәптән танып-белергә өйрәтүчеләрен дә хәл итү өчен кулай вакыт.

Без эшчәнлегебезнең төрле юнәлешләрендә җәйге чорның шартларын мөмкин кадәр тулырак файдаланып калырга тиешбез. Алар бит балаларга уку елы дәвамында алган белемнәрен ныгытырга һәм куллана белергә ярдәм итә. Моннан тыш без балаларга җәйге матурлыкка сокланырга мөмкинлек бирергә дә телибез.

"Бөреле" җәнлек совхозы поселогының "Тиенкәй" балалар бакчасы хезмәткәрләре, балаларны да, өлкәннәрне дә сөендерүче яшел үсентеләр утыртып, бакча территориясен матурлау өчен вакытны кулдан ычкындырмаска тырыша.

Клумбаларда - чәчәкләр, түтәлләрдә яшелчәләр үстерү өчен шактый хезмәт куярга туры килә. Моңа әзерлек яз җиткәнче үк башлана. Февраль-март айларында без инде рассада үстерәбез. Ә бу - озаклап һәм җентекләп башкарыла торган эш.

Бу эштә барысы да катнаша. Бакчага йөрүче балалар өйләреннән тартмалар алып килә, аларга туфрак тутырабыз (ә туфрак көздән хәстәрләп калдырыла), үсентеләрнең тернәкләнүен күзәтеп торабыз. Балалар су сибәргә, туфракны йомшартырга булыша.

Җиргә утыртканнан соң, үсемлекләргә бигрәк тә яхшы тәрбия кирәк. Авыр хезмәтнең нәтиҗәләре, июль-август айларында аеруча күркәм була торган матурлыкка әверелә. Мөдиребез Г.Р.Тәхавиева җитәкчелегендә балалар бакчасы ел саен үз территориясен матурлатып тора. Безнеке шикелле кишәрлек башка бер бакчада да юк.

Үрмә гөлләр белән чорналган верандалары, төрле төстәге чәчәкләр үсә торган клумбалары, альп таучыклары, ясалма сулыклары, әкияттәгечә гадәти булмаган эшләнмәләре белән "Тиенкәй" балалар бакчасы читтән чып-чын оазис кебек күренә. Болар балаларның да, өлкәннәрнең дә күңеленә хуш килә.

Җәй көне бакчада балаларга урамда уйнау өчен шактый күп вакыт бирелә. Анда балаларның активлыгы дәвам итә, шуңа күрә прогулкага чыккач, алар уйнарга тиеш. Тәрбиячеләр, балаларның акыл, эстетик һәм физик мөмкинлекләрен үстерү өчен, үз участокларын бик уйлап җиһазлыйлар.

Өлкәннәр тырышлыгы белән монда төрле әкият геройларының сыннары барлыкка килде: акыллы ташбака, горур тавис, смешариклар, песи балалары, цирк аты, урман карты, әти-әниләр ясаган тагын бик күп әйберләр.

Балаларның иң яраткан урыннарның берсе - урман почмагы, анда алар өчен кызыклы һәм гаҗәеп нәрсәләр күп. Аларны әкияти урманның хуҗасы - урман карты каршы ала. Андагы сукмак тыюлыкка алып керә: кая карама - яшь чыршылар, чәчәктә утыручы дару үләннәре балаларның игътибарын җәлеп итә.

Безнең яшелчә бакчабыз да шәп! Җәй буе балалар яшелчәләрнең үсешен күзәтә, су сибүдән, җирне йомшартудан да читтә калмыйлар. Ә сентябрьдә, гадәттәгечә, уңыш бәйрәмнәре уза. Эш барысына да җитә. Тәрбиячеләре кул астында балалар суган, кишер, чөгендер уңышын җыялар. Пешекчеләр тәмле ризыклар пешерсен өчен, җыелган уңышны, бергәләшеп, азык-төлек блогына илтәләр.

Безнең балалар бакчасында үз эшләренә бирелгән кешеләр эшли. Алар балаларның үзлә-рен ничек хис итүенә, аларга монда рәхәтме, кызыкмы икәненә һич тә битараф түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев