Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Теләсә кем тәрбияче була алмый

Тәрбияче һөнәрен ник сайладың, дисезме? Һәркем тормыш юлын үзенчә сайлый инде. Иң мөһиме - сайлаган юлым дөресме? Әйе, дөрес! Балалар тәрбияләүдән дә күркәмрәк, хөрмәтлерәк берни юк бу дөньяда! Балалар белән эшләү һәрвакыт кызыктыра иде мине. Тәрбияче булгач, минем хәзер һәр баланың язмышына катнашым бар. Мин - тәрбияче! Мин моның белән...

Тәрбияче һөнәрен ник сайладың, дисезме? Һәркем тормыш юлын үзенчә сайлый инде.

Иң мөһиме - сайлаган юлым дөресме? Әйе, дөрес! Балалар тәрбияләүдән дә күркәмрәк, хөрмәтлерәк берни юк бу дөньяда! Балалар белән эшләү һәрвакыт кызыктыра иде мине. Тәрбияче булгач, минем хәзер һәр баланың язмышына катнашым бар.

Мин - тәрбияче! Мин моның белән горурланам! Дөньяда һөнәрләр бик күп, әмма бу һөнәрне сайлап алмыйлар, ул үзе сине сайлый. Монда очраклы кешеләр булмый, андыйлар безнең халәттә яши алмыйлар. Тәрбияче булу - минем өчен нәрсә соң ул? Һәр мизгелдә тәрбияләп торып, балаларны нәрсәгәдер өйрәтү түгел, ә көн саен алар белән аралашудан үземә яңа нәрсәләр ачу. Балалар үзгәрә, алар белән бергә мин дә үзгәрәм. Әйләнә-тирә мохит турында балалар күзлегеннән карап фикер йөртү ошый миңа. Шуннан шатлык һәм канәгатьләнү табам.

Мин Усад авылының "Волшебный замок" балалар бакчасында кече яшьтәге сабыйлар белән эшлим. Иртә саен, эшкә килгәч, аларның күзләрен күрәм: кайберләрендә - сагаю, икенчеләрендә - кызыксыну, өченчеләрендә - өмет. Шулкадәр төрле-төрле ул балалар! Һәрберсенең үз фикере, үз дөньясы бар. Ул дөньяны җимерергә һич ярамый, аңа ачылырга ярдәм итәргә кирәк.

Һәрбер бала бердәнбер, кабатланмас, дөньяны үзенчә кабул итүчән, үзенчә уйлаучан һәм хис итүчән, үзенә генә хас гамәлләр өчен туган.

Аларны ничек бар, шул килеш яратырга кирәклегенә иманым камил. Без аларны үз кадерен белергә, үзе һәм кылган гамәлләре өчен җаваплылык тоярга өйрәтергә, мактарга, бүләкләргә, хупларга, алар тирәсендә уңай атмосфера тудырырга тиеш.

Һәр баланың мөмкинлекләренә ышанырга, аңа табигатьтән бирелгән яхшы сыйфатларны ачарга кирәк.

Хәзерге заман шартларында тәрбияче булу шактый катлаулы һәм җаваплылык сорый, чөнки күптөрле белем, тәҗрибә генә түгел, бик зур түземлек тә, даими иҗади эзләнүләр, эшкә һәрчак ниндидер яңалык кертеп тору да кирәк.

Бәйрәмебез - Мәктәпкәчә оешма хезмәткәрләре көне белән барлык хезмәттәшләремне тәбрик итәм, барысына да сәламәтлек, сабырлык һәм иҗади уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев