Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Тарихны хөрмәт итәргә өйрәтәбез

Ватаныбыз тарихындагы истәлекле көн - фашистлар Германиясен Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан, "Рябинушка" балалар бакчасы педагоглары балалар белән төрле чаралар үткәрде. Бу чаралар арасында - дәһшәтле сугышта халкыбызның батырлыгы турында дәресләр, әңгә-мәләр, музейга, Билгесез солдат һәйкәле янына, Дан аллеясына экскурсияләр, балаларның рәсем, кул эшләре конкурслары. Безнең педагоглар, балаларны сугыш елларының...

Ватаныбыз тарихындагы истәлекле көн - фашистлар Германиясен Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан, "Рябинушка" балалар бакчасы педагоглары балалар белән төрле чаралар үткәрде.

Бу чаралар арасында - дәһшәтле сугышта халкыбызның батырлыгы турында дәресләр, әңгә-мәләр, музейга, Билгесез солдат һәйкәле янына, Дан аллеясына экскурсияләр, балаларның рәсем, кул эшләре конкурслары. Безнең педагоглар, балаларны сугыш елларының тарихы, халкыбызның каһарманлыгы, батырлыгы белән таныштырганда, сәнгать әсәрләреннән актив файдаландылар. Алар безнең солдатларыбызның, бабаларыбызның фронттагы батырлыгы турында, тыл хезмәтчәннәре һәм хәрби заводларда тәүлекләр буе хезмәт куеп, фронтны кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торган үсмерләр турында сөй-ләде. Без Җиңү бәйрәменең илебез өчен нинди әһәмиятле булуын балаларга төшендерергә теләдек. Безнең бурыч - ветераннарга карата горурлык һәм хөрмәт, Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү.

Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм оештырдык. Безгә кунаклар да - сугыш ветераны Равил Касыйм улы Шәрәфиев, хезмәт ветераннары һәм сугыш чоры балалары Любовь Степановна Зотова, Ольга Матвеевна Доронина, Гөлфия Кашап кызы Шәйдуллина, Юрис Гата улы Әхмәдиев килде. Бәйрәмдә өлкән һәм хәзерлек төркемнәрендәге балалар катнашты. Аларны музыка җитәк-чесе Лариса Кручинина һәм тәрбиячеләр Гөлшат Шәрипова, Татьяна Шакирова, Светлана Никитина, Елена Акимочкина, Елена Мошкова, Татьяна Корбанова, Алсу Галимуллина, Илсияр Хәмидуллина әзерләделәр.

Иртәбез сугышның башланып китүе хакында сөйләүче "Изге сугыш" күренешеннән башланды. Малайлар һәм кызлар бәйрәмчә киемнәренә Георгий тасмалары таккан, кулларына кызыл мәк чәчәкләре тоткан иде. "Эх, дороги!" көенә балалар, сәнгатьле итеп, сугыш турында шигырьләр укыды. Өлкән төркемнәр балалары кызыл мәкләр тотып, матур бию башкарды. Хәзерлек төркемнәрендәгеләр исә "Синий платочек" биюен башкарды. Тәрбиячеләр дә читтә калмады, бергәләп "Землянка" җырын башкардылар. Балалар, күңелләргә үтеп керерлек итеп, "Совет солдаты һәйкәле" шигырен сөйләделәр, "Спасибо Вам", "Праздник Победы", "Песня о мире" җырларын җырладылар. Хәзерлек төркеме кызлары "О, моя Россия" дигән бию күрсәтте. Бәйрәм азагында бер минутлык тынлык игълан ителде.

Реклама

Балалар алдында ветераннар чыгыш ясады, алар бу матур иртәне уздырган өчен, балаларга рәхмәт әйттеләр, сугыш турындагы хатирәләре, белгәннәре белән уртаклаштылар. Башка беркайчан да сугыш булмасын, бөтен кеше тыныч илдә бәхетле яшәсен, дип теләделәр.

"Рябинушка" балалар бакчасы мөдире Чулпан Гыйлаҗетдинова, безнең чарага килергә вакыт тапканнары өчен, ветераннарга рәхмәт белдерде, озын гомер, сәламәтлек һәм якыннарының игътибарын тоеп яшәүләрен теләде. Ветераннарга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев