Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Табигатьне яратырга өйрәнәбез

Без баланың бакчада уздырган һәр көнен онытылмаслык итәргә тырышабыз. Әлбәттә, бәйрәмнәрдә генә түгел, ә һәрчак. Балалар өчен бакчадагы һәр иртә - шатлыклы очрашулар, яңа ачышлар, мавыктыргыч шөгыльләр. Красносельский авыл җирлегенә караган "Рябинушка" балалар бакчасында ачык дәресләр һәм тәрбия чаралары еш уздырыла, чөнки бу - методик эшне оештыруның иң нәтиҗәле юлларыннан...

Без баланың бакчада уздырган һәр көнен онытылмаслык итәргә тырышабыз. Әлбәттә, бәйрәмнәрдә генә түгел, ә һәрчак. Балалар өчен бакчадагы һәр иртә - шатлыклы очрашулар, яңа ачышлар, мавыктыргыч шөгыльләр.

Красносельский авыл җирлегенә караган "Рябинушка" балалар бакчасында ачык дәресләр һәм тәрбия чаралары еш уздырыла, чөнки бу - методик эшне оештыруның иң нәтиҗәле юлларыннан берсе.

12 ноябрьдә "Рябинушка"га "Федераль дәүләт белем бирү стандарты (ФГОС) кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экология тәрбиясе бирү" темасына тәҗрибә уртаклашу өчен районның мәктәпкәчә учреждениеләреннән 34 педагог килде. Ачык дәресләрдә педагоглар хезмәттәшләре алдында укытудагы кайбер ысул һәм алымнарны тормышка ашыру буенча үзләренең уңай һәм инновацион тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Тәрбиячеләр һәм белгечләр теориягә кагылышлы, күргәзмә материал, мультимедиа җиһазлар әзерләделәр, дәрес уздырыласы урынны җайлаштырдылар.

Методик берләшмә чарасы бакчада тәрбияләнүчеләр белән бергә физик культура инструкторы Гөлшат Шәрипова җитәкчелегендә "Балачак" спорт композициясеннән башланды. 1 нче номерлы икенче нәниләр төркемендә тәрбиячеләр Татьяна Шакирова һәм Светлана Никитина "Куяннар бакчасы" дигән темага уен формасында дәрес уздырдылар. Балалар янына әнисе бакчадагы уңышны бергәләп җыю өчен ярдәм сорарга дип җибәргән кечкенә куян килде. Алар яшелчәләр турында табышмаклар чиштеләр, "Без кишер кырабыз" дигән бармаклы уен, "Бакча" дигән әйлән-бәйлән уенын уйнадылар. Болар барысы да куяннар бакчасында булды, ә инде үз бүлмәләренә әйләнеп кайткач, балалар акыл сәләтен үстерә торган "Дьенеш блоклары" дигән өстәл уенында катнаштылар, блоклардан койма тоттылар. Бу шөгыль "Бакча" мультфильмын карау белән тәмамланды.

Уртанчылар төркеменә йөрүчеләр тәрбиячеләре Елена Кириллова һәм Румия Галимҗанова белән көзге урманда булдылар. Алар урман җәнлекләре, агачларның исемнәрен атадылар, аннары яфраклар сайладылар. Алар янына кунакка Урман белгече килде, ул, мультмедиа буенча күрсәтеп, җәнлекләрнең ничек кышка әзерләнүләре турында сөйләде. Дәрес азагында балалар аңа төрле төстәге кәгазь тастымаллардан ясаган кул эшләрен бүләк иттеләр. Ул үзе дә буш кул белән килмәгән, балаларны урман алмалары белән сыйлад
Өлкәннәр төркемендә тәрбиячеләр Гөлнара Ушакова һәм Татьяна Монахова "Алтын көз" темасына дәрес оештырдылар. Балалар янына Көз һәм хат тоткан куян килде. Балалар көз турында сөйләделәр, елның әлеге фасылы турында белгәннәре белән уртаклаштылар, кунаклар белән бергәләп уйнадылар. Соңыннан куяннарга җавап хаты яздылар, ә Көз аларны грушалар белән сыйлады.

2 нче номерлы әзерлек төркемендә тәрбиячеләр Татьяна Корбанова һәм Алсу Галимуллина урман рәсемнәре ясаучы рәссам турында сөйләделәр. Дәрес дәвамында балалар барлык биремнәрне бик кызыксынып башкардылар. Соңыннан тере һәм җансыз табигатьтә барысының да үзара бәйләнештә булуына төшенделәр. Менә ни өчен без үзебезне әйләндереп алган табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга тиешбез.

Елена Мошкова кунакларга "Федераль дәүләт белем бирү стандарты (ФГОС) кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экология тәрбиясе бирү" темасына презентация күрсәтте.

Әлеге чара өлкәннәр төркемендәге балалар белән музыка җитәкчесе Лариса Кручинина әзерләгән "Кызыл Башлык көзге урманда" дигән сәхнәләштерелгән музыкаль тамаша белән тәмамланды.

Чара барышында кунаклар шулай ук тәрбияче Елена Акимочкина җитәкчелегендә 1 нче номерлы әзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләренең "Көзге фантазия" дип аталган иҗади эшләре күргәзмәсе белән дә таныштылар. Соңыннан методик берләшмәгә җыелучылар уздырылган чаралар турында фикер алыштылар һәм кызыклы чара оештырганнары өчен рәхмәт әйттеләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев