Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Сәяхәтебез бик ошады

Без, икенче сыйныф укучылары, районыбызның Туган як музеена экскурсиягә бардык. Автобус белән килеп төшүгә, бик матур бинаны күреп алдык. Ул бина без күрергә теләгән Туган як музее булып чыкты. Сыйныф җитәкчебез Нурания апа белән музейга кердек. Анда безне якты йөзле апалар каршы алды. Музей мөдире Билал абый районыбыз турында бик...

Без, икенче сыйныф укучылары, районыбызның Туган як музеена экскурсиягә бардык.

Автобус белән килеп төшүгә, бик матур бинаны күреп алдык. Ул бина без күрергә теләгән Туган як музее булып чыкты. Сыйныф җитәкчебез Нурания апа белән музейга кердек. Анда безне якты йөзле апалар каршы алды. Музей мөдире Билал абый районыбыз турында бик күп яңалыклар сөйләде. Менә музейның залына үттек. Анда безнең әби-бабаларыбызның эш кораллары, өй җиһазлары, киемнәре, акчалары урнаштырып куелган. Татар халкының борынгы милли киемнәре белән таныштык. Билал абый безгә районыбызның алдынгы җитәкчеләре турында сөйләде. Ә иң кызыгы, хәзерге вакытта Татарстан Президенты Миңнехановның машинада киеп узыша торган костюмы, каскасы, Кубогын күрү булды. Рөстәм Миңнеханов безнең районыбызның да җитәкчесе булган икән. Музейның бер почмагында урнашкан гармуннарга да игътибар итмичә кала алмадык. Бу гармуннарны, баяннарны Билал абый үзе җыйнаган. Ул аларның һәрберсендә уйнап та күрсәтте. Без гармун моңын тын да алмый тыңладык. Миңа Туган як музее бик тә ошады.
Безгә, 2 нче сыйныф укучыларына, шундый кү-ңелле экскурсия оештырганы өчен сыйныф җи-тәкчесе Нурания апабызга, автобус шоферы Наил абыйга, мәктәп директоры Фәрит Габделхәй улына рәхмәт әйтәсебез килә.
А.ШӘЙДУЛЛИНА.

Без үзебезнең сыйныф белән Биектау районының Туган як музеена экскурсиягә бардык. Музей залларында элекке тормышка, әби-бабайлар заманына кайттык. Бар әйбер агачтан: җеп эрләү җайланмасы да, палас туку станогы да, ашлык эшкәртү әйберләре дә. Тагын әле күмер үтүк, самавыр, элекке акчалар да безгә бик кызык булып тоелды. Элекке заманда 1 сум акчага май, ипи, тоз алып булган. Икенче катта үзебезнең як рәссамнарының эшлә-рен күрдек. Экскурсия Җиңү паркында дәвам итте. Без паркта һәр авылдан ничә кеше сугышка китеп кайтмый калганын белдек. Аннары спорт комплексы янында урнашкан танклар, туплар (пушкалар), самолетларны карадык. Ә менә кайтыр юлда Дөбъяз авылында урнашкан читек чигү фабрикасына кереп чыктык. Әби-бабаларыбыз кигән читекләрне андагы апа-абыйлар зур тырышлык белән, бик матур итеп чигеп утыралар. Бары да кул хезмәте, бары да элеккечә. Ә чигелгән читекләре күз явын алырлык. Шундый матур, шундый якын. Ул бит татар халкының милли аяк киеме.
Экскурсия оештырган Нурания Сәлим кызына, мәктәп директоры Фәрит Габделхәй улына, безгә эчтәлекле, аңлаешлы итеп сөйләүче музей директоры Билал Сәллах улына, чигү фабрикасында эшләүче абый-апаларга рәхмәтебезне әйтәсебез килә.
Инзилә НИЗАМИЕВА, Арсен БАБУТАЕВ

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев