Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

“Сандугач” гаилә бәйрәме үткәрде

"Сандугач" балалар бакчасы үз эшчәнлегендә гаиләләр белән нык бәй-ләнештә тора. Моның ачык мисалы булып әти-әниләр белән берлектә үткәрелә торган чаралар - 1 июнь - Балаларны яклау көне, 8 июнь - Сабантуй бәйрәмнәре тора. Әле күптән түгел 8 июль көнне гаилә бәйрәме булып узды. Гаилә - тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы...

"Сандугач" балалар бакчасы үз эшчәнлегендә гаиләләр белән нык бәй-ләнештә тора. Моның ачык мисалы булып әти-әниләр белән берлектә үткәрелә торган чаралар - 1 июнь - Балаларны яклау көне, 8 июнь - Сабантуй бәйрәмнәре тора.

Әле күптән түгел 8 июль көнне гаилә бәйрәме булып узды. Гаилә - тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар - гаиләнең көзгесе. Ул көнне бөтен "Сандугач" балалар бакчасы ак чәчәкләргә күмелгән иде, чөнки ак чәчәк гаилә бәйрәменең символы булып санала. Бәйрәмне оештыруда бакча мөдире Зиннурова Гөлнур Исмагыйль кызы, өлкән тәрбияче Диярова Эльвира Рәис кызы һәм тәрбиячеләр, бөтен бакча хезмәткәрләре зур тырышлык куйдылар. Әти-әниләр дә бик актив катнаштылар һәм тырышлык күрсәттеләр. Аларның булышлыгы белән "Сандугач" - безнең гаилә" дигән рәсем һәм сурәт күргәзмәләре дә оештырылды.

Бәйрәмнең тантаналы ачылышы җырлар, биюләр һәм гаилә турында шигырьләр белән башланды. Күпсанлы "Сандугач - зур гаилә" флешмобы бар кешенең кәефен күтәреп җибәрде. Әниләр балалары белән бергә бик матур итеп заманча бию күрсәттеләр. Соңыннан балалар һәм тәрбиячеләр бергә балалар бакчасының гимнын башкардылар.

Бәйрәмнең иң югары бизәлеш ноктасы булып бала арбасы парады үтте. Бу парадта без әти-әни-ләрнең фантазияләрен, кул эшенә осталыкларын күрә алдык. Һәр гаиләнең чыгышы килгән кунакларны таң калдырды. Парадта катнашучы бала арбалары арасында: корабль, сәгать, тимер камка, кияү белән кәләш машинасы, патша тәхете, чәчәк аланы, тутый кош, күңелле зоопарк, ике янгын сүн-дерү машинасы, дельтаплан, ашыгыч ярдәм машинасы, Рубик кубигы, тылсымлы мич, күңелле паровоз, җиңел машина сурәтләнгән иде. Бөтен бала арбалары да һәркайсы үзенчә кызык итеп уйланылып эшләнгән. Парадтан соң бакча мөдире гаиләләрне бәйрәм белән котлады һәм аларга Мактау грамоталары тапшырды.

Өченче өлеш мастер-класс күрсәтүдән торды. "Нәни пешекче" мастер- классында бакчабызның шеф-повары Миләүшә Минниәхмәт кызы һәм ашханә эшчеләре балаларны һәм әти-әниләрне үзләренең тәмле ризыклары белән сыйладылар. Шеф-повар үзенең балалар бакчасында пешерә торган рецептлары белән уртаклашты, ул рецепт китапчыклары әти-әниләргә дә таратылды.

"Оста куллар" дип аталган кечкенә мастерскойларда балалар әти-әниләре белән тозлы камырдан ясалган сыннар буяуда катнаштылар һәм кәгазьдән ак чәчәк ясарга өйрәнделәр. Шулай ук балалар әти-әниләре белән бергә музыкаль импровизациядә дә катнаштылар. "Гаилә оркестры"нда әти-әниләр, балалар, педагоглар белән бергә төрле уен коралларында уйнарга һәм бер-берсен ишетергә өйрән-деләр.

Бәйрәм бик күңелле һәм күтәренке рухта үтте. Иң мөһиме - гаиләләр, бер-берсе белән якынрак танышып, бакча тормышы белән кызыксынып, вакытларын файдалы итеп үткәрделәр. Күп гаиләләр алдагы бәйрәмнәрдә катнашырга теләк белдереп, оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Балалар бакчасында мондый истә калырлык бәй-рәмнәр үткәрү күңелләргә рәхәтлек иңдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев