Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Сабый чактан өйрәтик

Юлларда автомобильләр елдан-ел күбәя, шуның аркасында юл-транспорт фаҗигаләре булу ихтималы арта. Бәхетсезлек очраклары зур магистральләрдә түгел, ә кечкенә юлларда, тукталышлар тирәсендә, кайчак ишегалдында ешрак та килеп чыга. Шунысы үкенечле: юл фаҗигаләренең сәбәпчеләре күп вакыт балалар була. Шуңа күрә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү дәүләтнең мөһим бурычына әйләнеп бара. Иң кечкенә җәяүлеләр...

Юлларда автомобильләр елдан-ел күбәя, шуның аркасында юл-транспорт фаҗигаләре булу ихтималы арта. Бәхетсезлек очраклары зур магистральләрдә түгел, ә кечкенә юлларда, тукталышлар тирәсендә, кайчак ишегалдында ешрак та килеп чыга.

Шунысы үкенечле: юл фаҗигаләренең сәбәпчеләре күп вакыт балалар була. Шуңа күрә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү дәүләтнең мөһим бурычына әйләнеп бара. Иң кечкенә җәяүлеләр һәм пассажирларны алдан ук өйрәтү аерым әһәмияткә ия, чөнки үз фатирлары ишегеннән чыгуга, аларны җитди кыенлыклар һәм куркынычлар сагалап тора.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, гомумән, куркынычның ни икәнен аңлап җиткерми әле. Шул сәбәпле, аларны үз-үзләрен имин тотарга, куркыныч янаганда психологик тотрыклылыкка өйрәтергә кирәк. Тәртиплелек, саклык, күзәтүчәнлек кебек шәх-си сыйфатларын үстерү балаларга юл мохитенә җайлашырга ярдәм итәчәк. Шунлыктан, "Аленушка" балалар бакчасында сабыйларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча күп эш эшләнә дә инде.

Мәсәлән, мин оештырган "Светофорик" дигән түгәрәкнең төп бурычлары - мәктәпкәчә яшьтәге балаларга урамда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү; балаларда юлдагы вазгыятьне күзәтә һәм куркынычны алдан сизеп, аны урап уза белү күнекмәләрен формалаштыру; юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүче тәртипле кешеләр тәрбияләү.

Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәткәндә, без телдән аңлату белән генә чикләнеп калмыйбыз, күзәтүләр, экскурсияләр, максатчан прогулкалар кебек гамәли формаларны да кулланабыз. Шулай итеп, балалар җәяүлеләр өчен кагыйдәләрне өйрәнә, юллардагы хәрәкәтне күзәтә, алган белемнәрен ныгыта. Юл чатының мини макетын да ясап куйдык, аның ярдәмендә балалар көн саен куркыныч ситуацияләрне уйнап карый.

Кыш көне аларның игътибарын юлның тайгак булуына юнәлтәбез: таеп егылсагыз, йөртүче машинасын тиз генә туктата алмый, тормозга басканнан соң да машина, шуып, тагын берничә метр юл уза, дип аңлатабыз. Алган белемнәрен ныгыту балалар эшчәнлегенең һәр төрендә бара: иҗади уеннарда, рәсем ясаганда, берләштерелгән дә-ресләрдә, урамда уйнаганда, иртәнге гимнастика вакытында. Юл хәрәкәте кагыйдәләре өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бер үк. Кызганыч ки, алар өлкәннәр генә аңларлык телдә язылган, балалар исәпкә алынмаган. Шуңа күрә тәрбиячеләрнең дә, ата-аналарның да бурычы - кагыйдәләрне бала аңларлык итеп өйрәтү. Балага кагыйдәләрне үтәмәүнең нинди куркынычларга китерүен, кагыйдәнең мәгънәсен аңлатырга кирәк. Без шуңа инандык: балаларга Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүдә ата-аналар белән тәрбиячеләрнең бергәләп эшләве генә уңай нәтиҗәләр бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев