Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Россиядә Хәрби дан көне

8 нче сентябрь - Россиядә Хәрби дан көне. Бу - рус полкларының бөек князь Дмитрий Донской җитәкчелегендә Куликово көрәшендә монгол-татар гаскәрләрен җиңгән көн, шулай ук Михаил Кутузов командалыгында рус армиясенең французлар армиясе белән Бородино сугышына кергән көне. Тарихтагы вакыйгалар заман тормышы белән турыдан-туры бәйләнештә тора. Нәкъ менә алар рус армиясе,...

8 нче сентябрь - Россиядә Хәрби дан көне. Бу - рус полкларының бөек князь Дмитрий Донской җитәкчелегендә Куликово көрәшендә монгол-татар гаскәрләрен җиңгән көн, шулай ук Михаил Кутузов командалыгында рус армиясенең французлар армиясе белән Бородино сугышына кергән көне.

Тарихтагы вакыйгалар заман тормышы белән турыдан-туры бәйләнештә тора. Нәкъ менә алар рус армиясе, рус халкы, аның батырлыгы, фидакарьлеге, җиңелмәслегенә соклану мөмкинлеге тудыра.

Җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр берләшмәләре үзәге Дөбъяз урта мәктәбе укучылары өчен Россия армиясе арсеналында булган заманча кораллар күргәзмәсе уздырды. Әлеге чарага чакырылучы - яшьләргә патриотик һәм спорт тәрбиясе бирүне үстерү һәм аңа булышлык итү буенча
"Ватан уллары" Үзәге (Мәскәү) вице-президенты В.Н.Лукоянов укучыларны автоматлар, пистолетлар, граната ыргыткычлар, башка кораллар белән таныштырды, аларны ничек эшләтергә икәнлеген аңлатты. Балалар заман сугышчысы булып киенеп карый алдылар.

Әлеге очрашу укучыларда гына түгел, педагогларда да зур тәэсирләр калдырды. Владимир Николаевичның кызыклы сөйләменә берәү дә битараф кала алмады. Һәркемгә дә коралны тотып карау һәм үзен Туган иленең чын сакчысы итеп тою мөмкинлеге бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев