Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Патриотик тәрбия – уртак бурычыбыз

Лаеш муниципаль районында ветераннар активы һәм җирле үзидарә хезмәткәрләре катнашында узган "Яшьләргә патриотик тәрбия бирү системасын формалаштыру һәм камилләштерү, "Сугыш балалары" проектын тормышка ашыру барышында ветераннар җәмәгать оешмаларының җирле үзидарә органнары белән ярдәмләшеп эшләвен көчәйтү турында"гы зона семинар-киңәшмәсендә булучыларның хаты 2013 елның 4 декабрендә Лаеш, Арча, Әтнә, Биектау, Питрәч һәм...

Лаеш муниципаль районында ветераннар активы һәм җирле үзидарә хезмәткәрләре катнашында узган "Яшьләргә патриотик тәрбия бирү системасын формалаштыру һәм камилләштерү, "Сугыш балалары" проектын тормышка ашыру барышында ветераннар җәмәгать оешмаларының җирле үзидарә органнары белән ярдәмләшеп эшләвен көчәйтү турында"гы зона семинар-киңәшмәсендә булучыларның хаты

2013 елның 4 декабрендә Лаеш, Арча, Әтнә, Биектау, Питрәч һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарының ветераннар активы һәм җирле үзидарә хезмәткәрләренең зона семинар-киңәшмәсендә заман шартларында яшьләргә патриотик тәрбия бирү системасын камилләштерү үзенчәлекләре һәм әлеге юнәлештә ветераннарның җәмәгать оешмалары һәм җирле үзидарә органнарының әлеге юнәлештә ярдәмләшеп эшләвен көчәйтү мәсьәләсе каралды. Семинарда шулай ук республиканың муниципаль районнарында "Сугыш балалары хатирәләре" проектын тормышка ашыру буенча уздырыла торган эш тә каралды.

Семинар барышында нинди дә булса үзгәртеп коруларны тормышка ашыру, социаль-икътисади, сәяси, мәдәни, белем бирү өлкәсендә, теләсә кайсы башка сферада реформалар уздыру тирән нигезле рухи-әхлакый кыйммәтләргә таянмыйча, уңышсызлыкка дучар булачагы ассызыкланды. Аң дәрәҗәсе һәм милләтнең эчке халәте буларак, патриотлык Россиядә яшәүче барлык халыкларга, ә инде рухилык дәрәҗәсе белән аерылып торучыларга - бигрәк тә хас. Татарстанда үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүнең мәгълүм системасы булдырылган. Әлбәттә, ул камилләштерүне, әзерлекле кадрлар булуны, төбәк үзенчәлекләрен искә алуны таләп итә. Әмма ул, җитешсезекләре булуга карамастан, эшли. Патриотик тәрбия бирү системасында ветераннар оешмалары эшчәнлеге аерым урын алып тора. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек чорында республика күләмендәге чаралар планында 114 чараның 41 ен үткәрүдә җәмәгать оешмалары актив башкаручылар булып торалар.

Реклама

Семинарда катнашучылар ветераннар оешмаларының "Җиңү мирасчылары" хәрби-спорт, тарихи-патриотик уенында, "Россия патриотларын үстерәбез" Бөтенроссия конкурсында, "Балкыш-Сияние" республика иҗади фестиваль-конкурсында, "Сугыш балалары хатирәләрен яңарта" проектында, мәктәп музейлары смотрында яшьләр һәм белем бирү структуралары белән актив хезмәттәшлек итүе яшьләрдә патриотик аң тәрбияләүгә булышачак.

Ветераннарның республика советы, министрлыклар һәм ведомстволарга, җирле үзидарә органнарына, Татарстан Республикасының ветераннар һәм яшьләр җәмәгать оешмаларына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасында үсеп килүче буынга рухи-патриотик тәрбия бирү системасын тагын да камилләштерү эшен активлаштыруда ярдәмегезгә һәм үзара аңлашып эшләүгә исәп тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев