Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Оныкларга үтемле сүз

Ямаширмәдәге "Йолдыз" балалар бакчасында Бөек Ватан сугышы ветераны Гомәр Рамазанов белән очрашу оештырылды. Балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Шуларның берсе - Рамазанов Гомәр абый белән очрашу. Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгъ-нәне аңлата. Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бай. Без патриот дип атаган...

Ямаширмәдәге "Йолдыз" балалар бакчасында Бөек Ватан сугышы ветераны Гомәр Рамазанов белән очрашу оештырылды.

Балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Шуларның берсе - Рамазанов Гомәр абый белән очрашу.

Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгъ-нәне аңлата. Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бай. Без патриот дип атаган кешеләр үз тормышларын туган ил язмышыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар, гомерләрен туган халкына, Ватаны азатлыгы, иминлеге һәм матур тормышы хакына хезмәткә яки көрәшкә, сугышка багышлаганнар.

Реклама

Сугыш, сугыш... Кемнәрнең язмышына кагылмаган, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшкән. Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак саклана, халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алына. Шуны дәлилләп, Бөек Ватан сугышы ветераны Рамазанов Гомәр абый белән "Йолдыз" балалар бакчасында очрашу оештырылды. Бәйрәм очрашуы балаларның шигырь, җырлары һәм биюләре белән дәвам итте. Ахырдан Гомәр абый балаларга Бөек Ватан сугышы башланган чор турында, яшьтән үк кулларыннан килгәнчә колхоз эшендә хезмәт куюлары, ул вакыттагы авыр тормыш турында сөйләде. Гомәр абый балаларга хәзерге мул тормышның кадерен белергә, ипекәйне рән-җетмәскә, валчыгын да төшермәскә өйрәтте.

- Сезнең гомерләрдә сугыш һәм ачлыкны, ятимлекне күрергә язмасын, - дип, теләкләрен теләде. Ә балалар үзләре әзер-ләгән бүләкләрен бабайга тапшырдылар, бик кызыклы һәм мавыктыргыч мәгълүматлар алдылар. Балаларга чын фронтовик белән очрашу бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев