Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Әниләр бәйрәме

Дөньяда иң гүзәл, Иң матур, нурлы зат Ул минем әнием, Ул минем әнием. Әйе, шул нурлы затларыбызга багышлап, күпме җыр, күпме шигырь иҗат ителгән. Алардан бөркелгән нур бөтен дөньяны ямьләндергән, ә йөрәкләреннән чыккан җылы бөтен җир шарын мәңгелек язга төргән. Шуңа күрә без "Салават күпере" балалар бакчасында шул изге затларыбызны...

Дөньяда иң гүзәл,
Иң матур, нурлы зат
Ул минем әнием,
Ул минем әнием.

Әйе, шул нурлы затларыбызга багышлап, күпме җыр, күпме шигырь иҗат ителгән. Алардан бөркелгән нур бөтен дөньяны ямьләндергән, ә йөрәкләреннән чыккан җылы бөтен җир шарын мәңгелек язга төргән. Шуңа күрә без "Салават күпере" балалар бакчасында шул изге затларыбызны "Әниләр бәйрәме"н үткәреп шатландырдык.

Ул көнне балалар бакчасының ишегеннән шат йөзле әниләребез, дәү әниләребез, апаларыбыз килеп бакчабызны тагын да ямьләндерде. Ә алар үзләре белән нәкъ әниләребез кебек татлы, тәмле күчтәнәчләр дә алып килделәр.

Ә балалар бу бәйрәмне бик көттеләр, чөнки һөнәрләрен әниләренә күрсәтәселәре килде. Алай гына да түгел, балалар үзләренең әниләренең бик тә иҗади икәнлекләрен беләләр иде, шуңа күрә без аларны үзебез белән бәйрәмдә катнашырга чакырдык.

Әниләребез, әбиләребез яшь чакларын искә төшереп, балалар белән уеннарда теләп катнаштылар.

Мәсәлән, "йөзек салыш", "ачык авыз" уеннарында әниләр һәр җәзаны теләп үтәделәр. Без әниләребезнең сәләтле икәнлекләрен белә идек инде, ә бу бәйрәм тагын да матуррак үтте.

Ә балалар кунаклар каршында сандугач булып сайрадылар, күбәләк кебек очынып биеделәр. Әниләрнең күчтәнәчләре белән балалар чәй эчтеләр. Бу бик истә калырлык бәйрәм булды, дип уйлыйм.

Ә әниләребезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм. Аларга гаилә бәхете, шатлык, сәламәтлек телим. Мондый бәйрәмнәр гел булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев