Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Наркотиксыз тормыш

Наркотиклар куллану белән мавыгу - җәмгыятебезгә тынгы бирми торган иң кискен проблемаларның берсе. Ул шундый кызу темплар белән тарала һәм халыкның, бигрәк тә яшьләрнең шактый өлешенең физик һәм рухи сәламәтлеге, шулай ук киләчәктәге социаль тотрыклылык турындагы мәсьәлә җитди борчылу тудыра башлый. 2014 елның 20 нче маенда, наркотик матдәләрне явыз ният...

Наркотиклар куллану белән мавыгу - җәмгыятебезгә тынгы бирми торган иң кискен проблемаларның берсе.

Ул шундый кызу темплар белән тарала һәм халыкның, бигрәк тә яшьләрнең шактый өлешенең физик һәм рухи сәламәтлеге, шулай ук киләчәктәге социаль тотрыклылык турындагы мәсьәлә җитди борчылу тудыра башлый.

2014 елның 20 нче маенда, наркотик матдәләрне явыз ният белән куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көненә туры китереп, наркотикларга каршы республика акциясе барышында "Наркотиксыз тормыш" акциясе башланды.

Җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр берләшмәләре үзәге акцияне уздыру буенча чаралар планын эшләде һәм ул район отрядлары арасында таратылды. Акция нәтиҗәләре буенча иң актив отрядлар билгеләнәчәк. Әлеге чорда шулай ук "Коркачык" аэродромындагы палаткалы лагерьларда да чаралар уздырыла.

Наркоманлык - дәвалауга бирешми, кешене йончыктыра торган куркыныч авыру. Аның мәкерлелеге башта уен, күңелле мавыгу гына булып тоелуында. Бу беренче чиратта рухи авыру. Кеше үзен тота алмый башлый.

Кызлар һәм егетләр! Наркотикны бары бер генә тапкыр куллану яки агулы матдәләрне сулау сезне каты авыруга, һәлакәткә илтүче төп сәбәп булырга мөмкин. Беркайчан да наркотик матдәләр кулланмагыз. Бер минутлык ләззәт соңыннан коточкыч нәти-җәләргә китерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев