Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Көз бүләккә әкият алып килә

Елның һәр фасылы үзенчә матур. Әмма юмартлыгы, төрле төсләргә байлыгы, ниндидер сихри тарту көче буенча көзне берни белән дә тиңләрлек түгел. «Уңыш бәйрәме», «Көзге әкият», «Көзге бал» - көзгә мәдхия җырлаучы күпме бәйрәмнәр уйлап табылган! Көзге каникуллар алдыннан районның барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында утренниклар һәм уңыш бәй-рәмнәре узды, аларда...

Елның һәр фасылы үзенчә матур. Әмма юмартлыгы, төрле төсләргә байлыгы, ниндидер сихри тарту көче буенча көзне берни белән дә тиңләрлек түгел. «Уңыш бәйрәме», «Көзге әкият», «Көзге бал» - көзгә мәдхия җырлаучы күпме бәйрәмнәр уйлап табылган!

Көзге каникуллар алдыннан районның барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында утренниклар һәм уңыш бәй-рәмнәре узды, аларда җәйге эшләргә йомгак ясадылар. Балалар узган вакыт эчендә ниләргә өйрәнүләрен, сәләт һәм осталыкларын күрсәт-теләр.
Красносельский авыл җирлегенең «Рябинушка» балалар бакчасында да барлык төркемнәрдә көзге балга алдан ук әзерләнә башладылар. Җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнделәр, әти-әниләре белән бергәләп костюмнар тектеләр. Зурлар төркемендә безнең якларда иң яраткан һәм мул, юмарт уңыш бирүче матур алмагач бәй-рәмнең үзәгенә әйләнде.
Тәрбиячеләр Татьяна Котдусова, Алсу Галимуллина, музыка җитәкчесе Лариса Кручинина бәй-рәмнең бик кызыклы сценариен әзерләгәннәр, анда балаларның һәм-мәсе дә катнашты, һәр-кайсының үз роле бар иде.
Менә матур көз җитте, Һәм әкият бүләк итте.
Ә әкиятләрдә, билгеле булганча, яхшы дуслар гына түгел, хәйләкәр юлбасарлар, наяннар да була. Балалар алмагачны утыртып, сулар сибеп кенә бетерделәр, шунда ук корткычлар килеп җитте. Балалар бердәм рәвештә аларны куып җибәрделәр. Ул арада салкын җилләр исә башлады, балалар агачны җылыттылар, тәрбияләделәр, тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар.
Менә алмагачның яфраклары ачылды, аннан матур алсу чәчәкләре дә барлыкка килде. Кызлар һәм малайлар шатланыштылар, алмагач тирәсендә биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Әмма алмагачның хуш исле йомшак җимешләре, нәфис каерысы ач куяннарга, аю һәм төлкегә тынгылык бирми. Урман җәнлекләре белән куышлы уйнау алмагач тирәсендә табигать, урман, туган як, дуслык турында җырлар җырлый-җырлый бергә-ләп әйлән-бәйлән уйнау белән тәмамланды. Балалар җырларны рус һәм татар телләрендә өйрән-гәннәр иде.
Көз - мул уңыш чоры. Менә балалар утырткан алмагач та, үзен тәрбияләгән өчен, балаларга тәмле җимешләрен бирде. Алмалар белән бию көзге әкиятнең тәмамлану ноктасы булды. Ә зур кәрҗиндә алсу йөзле, сусыл чып-чын алмалар ята иде, бу Көзнең балаларга алып килгән тәмле бүләге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев