Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Кызыклы сәяхәт булды

Эчке эшләр министрлыгы системасында февральдә "Батырлык атналыгы" дигән патриотик акция уздырыла. Аның кысаларында "Биектау" муниципальара эчке эшләр бүлегендә хезмәткәрләр көче белән Ачык ишекләр көне уздырылды. Эчке эшләр органнарындагы хезмәт куркыныч булуы белән генә аерылып тормый, аңа зур әхлакый киеренкелек тә хас. Җинаятьчеләр яки хокук тәртибе бозарга сәләтле кешеләр белән очрашуларның...

Эчке эшләр министрлыгы системасында февральдә "Батырлык атналыгы" дигән патриотик акция уздырыла. Аның кысаларында "Биектау" муниципальара эчке эшләр бүлегендә хезмәткәрләр көче белән Ачык ишекләр көне уздырылды.

Эчке эшләр органнарындагы хезмәт куркыныч булуы белән генә аерылып тормый, аңа зур әхлакый киеренкелек тә хас. Җинаятьчеләр яки хокук тәртибе бозарга сәләтле кешеләр белән очрашуларның берсе дә хокук тәртибе сагында торучылар өчен эзсез узмый. Яшь буын вәкилләре белән очрашканда полиция хезмәткәрләре кыенлыкларны яшермиләр, алар тормышларын җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышларга булганнарны чыныктыра гына.

9 нчы февральдә безнең бүлеккә 2 нче Биектау урта мәктәбенең 8-11 нче милиция сыйныфлары укучылары килде, алар өчен экскурсия уздырылды. Балалар ЭКО (криминалистика) кабинетын бик ошаттылар, әлеге хезмәтнең җитәкчесе - полиция подполковнигы Илшат Илсур улы Сәгъдиев. Ул экспертлар эшенең үзенчәлекләре турында һәм төрле җинаятьләрне ачу өчен көндәлек хезмәтләрендә криминалистларның нинди чаралардан файдалануы турында җентекләп сөйләде.

Аннары аларга корал саклана торган бүлмәдәге кешеләр үзләре китереп тапшырган яки алардан мәҗбүри алынган сугышчан утлы ату кораллары күрсәтелде. Анда ИАЗ өлкән инспекторы, полиция капитаны Ф.А.Хисамов чыгыш ясады. Хезмәткәр укучыларга ПМ, ТТ пистолетларының АК-47, АКСУ автоматларының Иж 27, Иж 81, ТОЗ БМ ау мылтыгының тактик-техник характеристикалары турында сөйләде, снарядлар, магазиннар, кобура, башка сугыш кирәк-яракларын күрсәтте. Шунысы гаҗәп, корал белән күбрәк кызлар кызыксындылар.

Милиция сыйныфлары бүлек музеена да керделәр, анда эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Фәния Нурулла кызы Нургалиева һәм эчке эшләр бүлеге ветераны, отставкадагы милиция подполковнигы, Әфган вакыйгаларында катнашучы Фоат Кәрам улы Заһретдинов экскурсоводлар булдылар. Балалар сугыштан соңгы кырыс елларда җинаятьчелеккә каршы көрәштәге авырлыклар, алгы планда намус, вөҗдан һәм бурычка тугрылык кебек төшенчәләр торуын кызыксынып тыңладылар. Аннары балаларга әфган сугышы, хөкүмәт куйган максат, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның нинди газаплар кичерүе турында сөйләнде.

Шәхси состав белән эшләү буенча өлкән белгеч, эчке хезмәт капитаны Рөстәм Зөфәр улы Биккинеев (ул әлеге сыйныфларның кураторы да) балалар белән хезмәткәрләрнең эш кабинетларында, дежур частьтә булды, һәр бүлектәге эш үзенчәлеге турында сөйләде.

Очрашу азагында күр-гәннәр, ишеткәннәр турында сөйләшү булды, анда укучылар актив катнаштылар, күп сораулар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев