Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Кыр шартларында өйрәнделәр

Унынчы сыйныф үсмерләре үзләрен күпмедер вакытка Ватан сакчылары итеп хис иттеләр, алар өчен каникуллар Коркачык аэродромындагы "Яшь парашютчы" палаткалы лагерена кыр шартларында өйрәнүләр узу өчен җыелудан башланып китте. Өлкән сыйныф укучыларына гадәтләнгән дәрес-ләр урынына яшь сугышчы курсын узарга, "Тормыш иминлеге нигезләре" сәгатьләрендә нәрсәләргә өйрәнүләрен, физик яктан әзерлекле булуларын күрсәтергә кирәк...

Унынчы сыйныф үсмерләре үзләрен күпмедер вакытка Ватан сакчылары итеп хис иттеләр, алар өчен каникуллар Коркачык аэродромындагы "Яшь парашютчы" палаткалы лагерена кыр шартларында өйрәнүләр узу өчен җыелудан башланып китте.

Өлкән сыйныф укучыларына гадәтләнгән дәрес-ләр урынына яшь сугышчы курсын узарга, "Тормыш иминлеге нигезләре" сәгатьләрендә нәрсәләргә өйрәнүләрен, физик яктан әзерлекле булуларын күрсәтергә кирәк иде.

Кыр шартларында өйрә-нүләрне оештыручылар - мәгариф бүлеге һәм "ТУЛПАР" мәктәптән тыш Үзәге армиягә чакырылачак үсмерләр өчен мондый әзерлекнең зарури булуына инандылар: соңыннан армия тормышы алар өчен көтелмәгән яңалык булмас һәм теоретик белемнәр, гамәли күнекмәләрнең анда кирәге чыкмый калмас.

Килеп урнашуга ук үсмерләрне армиядәге кебек взводларга бүлделәр. Инструктаж узганнан соң командирлар сайладылар. Аларга каравыл хезмәте, тәүлеклек наряд, часовойның бурычларын аңлаттылар. Футбол һәм волейбол буенча спорт матчлары өлкән сыйныф укучыларына башка мәктәпләрдән алдагы кызыклы һәм вакыйгаларга бай көннәрне бергәләп уздырачак яшьтәшләре белән танышу мөмкинлеге бирде.

Укучыларының чираттагы биремне ничек җиңел башкаруларын күреп, тормыш иминлеге нигезләре укытучылары горурлык хисләре кичерделәр. Автомат магазинын тутыру ярышларында иң яхшысы Дөбъяз мәктәбе укучысы Рубин Шәрипов булды, икенче күрсәткеч шулай ук Дөбъяздан Нияз Зәй-нуллинда, өченче урында - Күлле мәктәбеннән Рөстәм Солтанов. Автоматны җыю-сүтү ярышларында да Дөбъяз мәктәбе укучылары Раил Ямансаров, Нияз Зәйнуллин һәм Рубин Шәриповның призлы өч урынны яулауларына бер дә гаҗәпләнерлек түгел. Әлеге мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Радик Җиһаншин үз фәнен укытуга бик җаваплы карый, һәр укучыны куркынычсыз тормыш нигезләренә өйрәтергә тырыша.

Тирдагы гамәли дәресләр Күлле мәктәбеннән Илнур Шакировка, 23 очко җыеп, ярышларның бу төрендә иң яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирде. Дөбъяз мәктәбеннән Марат Яруллинның күрсәт-кече бер очкога кимрәк, өченче күрсәткеч Усад мәктәбе укучысы Юрий Ларионовта.

Армиягә барачак яшьләргә каршылыклар полосасында да җиңел булмады. 2 нче Биектау урта мәктә-беннән Булат Хуҗиев барьерлар, баскычлар һәм башка киртәләр белән махсус җиһазланган участокны, бернинди хата җибәрмичә, бик тиз узды. Икенче һәм өченче күр-сәткеч Бөреле мәктә-беннән Илнур Зиннуровта һәм Дөбъяз мәктә-беннән Марат Яруллинда.

Өйрәнү гранатасын кулында тоткан, авырлыгын сизгән кеше аны мөмкин кадәр еракка ыргытуның җиңел эш булмавын белә. Бөреле мәктәбеннән Илнур Зиннуровның снаряды барысыныкыннан да ераграк - 49 метрга очты. 45 һәм 39 метр күрсәткече белән икенче һәм өченче урыннарны Күлле мәктәбеннән Рөстәм Солтанов һәм Бөреле мәктә-беннән Алмаз Хәмидуллин яулады.

Сугышчан шартларда противогазны бик тиз кия алу командир заданиесен җиренә җиткереп үти алачагыңны аңлата. Дөбъяз мәктәбе укучысы Рубин Шәрипов, бу биремне бик җитез башкарып, иң яхшысы булды. Икенче һәм өченче урыннарны Айбаштан Инсаф Гайнуллин һәм Дөбъяз мәктәбеннән Раил Ямансаров яулады.

Физик яктан яхшы әзерлекле булу 1 нче Биектау урта мәктәбе укучысы Алмаз Алиевкә перекладинада 27 тапкыр күтәрелү һәм бу төрдә иң яхшысы булу мөмкинлеге бирде. Икенче һәм өченче күр-сәткечләр Бөреле мәктәбе укучылары Алмаз Хәмидуллинда һәм Илнур Зиннуровта.

Үсмерләр гер күтәрү ярышларында да көчле һәм чыдам булуларын күрсәттеләр. Бөреле мәктәбе укучысы Илнур Зиннуров, герне 48 тапкыр күтәреп, беренче урынга чыкты. 47 тапкыр - Мүлмәдән көмеш призер Илнар Хәкимов күрсәткече, 45 тапкыр - Суыксу мәктәбеннән Ирек Шиһабиев ирешкән нәтиҗә.

Уку елы дәвамында физкультура белән шөгыль-ләнү үсмерләргә нык булырга ярдәм итте, шуңа күрә 100 метрга йөгерү алар өчен аеруча нәтиҗәле булды. Иң яхшы йөгерешче - 2 нче Биектау урта мәктәбеннән 12,05 секунд күрсәткече белән Булат Хуҗиев. Икенче һәм өченче урыннар Күлле мәктәбеннән Рөстәм Солтановта һәм Дөбъяз мәктәбеннән Марат Яруллинда. 3000 метрга кросс вакытында өлкән сыйныф укучылары чын мәгънә-сендә чыдам булуларын һәм җиңүгә омтылуларын күрсәттеләр. Финишка беренче булып Бөреле мәктәбеннән Илнур Зиннуров килеп җитте. Икенче күрсәткеч Дөбъяздан Марат Яруллинда, өченче - Ямаширмә мәктә-беннән Фәнил Гариповта, дүртенче - Мәмдәл мәктәбеннән Илназ Хәй-руллинда.

Кыр шартларында өйрә-нүләр вакытында лагерьда тәүлеклек наряд хезмәте оештырылды, бу укучыларга Кораллы Көчләр уставлары положениеләрен һәм таләпләрен, тәүлек наряд кешеләренең вазифаларын өйрәнүдә һәм үтәүдә яхшы гамәли күнекмәләр үзләштерү мөмкинлеге бирде. Укучылар шулай ук каравылда тордылар һәм лагерьны сакладылар, табигать шартларында "яшәргә", бер-берсенә булышырга өйрәнделәр, яңа дуслар таптылар.

- Спорт ярышларында катнашканда үсмерләрнең күзләре очкынланып янды, аларга карап торуы да күңелле иде, - диде кыр шартларында өйрәнү-ләргә йомгак ясаганда "ТУЛПАР" тәрбия эше Үзәге директоры Наталья Владимирова. - Аларда команда составында эш-ләү теләге сизелеп торды. Барлык чараларда бик теләп катнаштылар. Кыр шартларында өйрәнү үсмерләрнең физик әзерлеген яхшырта, патриотлык һәм гражданлык хисләре тәрбияли, экстремаль шартларда эш итәргә өйрәтә.

Биектауның унберенче сыйныф укучылары сентябрьдә Казан шәһәренең югары хәрби команда училищесы базасында оештырылачак биш көн-лек өйрәнүләргә барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев