Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Кояштай нурлар сибә әнием минем

Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә федераль-дәүләт стандартлары кертелә. Алар нигезендә белем бирү эшчәнлеген планлаштыру һәм аның эчтәлеген билгеләү балаларның яшь мөмкинлекләренә һәм үзенчәлекләренә карап оештырылырга тиеш. Мондый алым белем бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Әниләр көненә әзерләнү кысаларында Биектаудагы Венера Миндубаева җитәкчелегендә эшләүче «Солнышко» балалар...

Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә федераль-дәүләт стандартлары кертелә.

Алар нигезендә белем бирү эшчәнлеген планлаштыру һәм аның эчтәлеген билгеләү балаларның яшь мөмкинлекләренә һәм үзенчәлекләренә карап оештырылырга тиеш. Мондый алым белем бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Әниләр көненә әзерләнү кысаларында Биектаудагы Венера Миндубаева җитәкчелегендә эшләүче «Солнышко» балалар бакчасында әниләргә багышланган чаралар комплексы уздырылды. Матур эчтәлекле зур концерт әлеге проектның йомгагы булды. Аңа әзерләнү барышында тәрбиячеләр балалар һәм аларның әти-әниләре белән күп эшләр башкардылар. Аларга музыка җитәкчесе Эльмира Гафиятуллина ярдәм итте. Проект кысаларында балаларга иң кадерле кешеләрен - әниләрен котлау, шатландыру, га-җәпләндерү өчен төрле вариантлар тәкъдим ителде. Барлык балалар да рухланып рәсемнәр ясадылар, шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Балалар барлык туплаган белем-нәрен, осталыкларын бәйрәм концертында күрсәттеләр. Алар үзләренең әниләрен котладылар, матур-матур шигырьләр сөйләделәр, кызыклы такмаклар һәм матур җырлар җырладылар, биеделәр. Программага татарча һәм русча җырлар кертелгән иде. Балалар милли киемнәр киеп биеделәр. Бәйрәмдә бакчабызның иң кечкенә балалары да чыгыш ясау зур ачыш булды.

Билгеле инде, бәйрәмебезнең иң кадерле кунаклары - әниләр иде. Аларны каршылау өчен залны матур итеп бизәдек. Компьютер технологияләреннән файдаланып, кызыклы слайд-шоу күрсәттек, кунакларыбыз өчен бу чын бәйрәм күчтәнәче булды.

Саубуллашыр алдыннан балалар әниләренә үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Һәр әни бу бәйрәмдә үзен бик тә бәхетле хис итте, чөнки үз баласының ниләргә өйрәнүен, аның сәләтен, талантын, ирешкән уңышларын күрә алды.
Мин үзем дә тәрбияче, әмма беренче чиратта шушы балалар бакчасында тәрбияләнүче кызымның әнисе буларак, шушындый матур бәйрәм оештырганнары, сабыйлар белән башкарган бәя биреп бетергесез эшләре өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бу концертны оештыручыларның һәммәсенә дә җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телим. Ә әниләрне узган Әниләр көне белән котлыйм, аларга сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Алар һәрвакытта да җир йөзендә иң кадерле, иң гүзәл затлар булып калсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев