Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

“Костер”да тагын бер смена тәмамланды

Биектау муниципаль районы балаларының кышкы каникулы вакыйгаларга бай булды һәм күңелле узды. 5 гыйнварда "Костер" балаларны сәламәтләндерү-белем бирү республика үзәге районның гомуми белем бирү учреждениеләрендәге балалар иҗтимагый оешмалары активистларын үзенә җыйды. Сменаның иң беренче чираттагы бурычы - укыту-өйрәтү. Районның мәгариф бүлеге белән бергәләп, укучыларны төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашуга әзерләү буенча...

Биектау муниципаль районы балаларының кышкы каникулы вакыйгаларга бай булды һәм күңелле узды. 5 гыйнварда "Костер" балаларны сәламәтләндерү-белем бирү республика үзәге районның гомуми белем бирү учреждениеләрендәге балалар иҗтимагый оешмалары активистларын үзенә җыйды.

Сменаның иң беренче чираттагы бурычы - укыту-өйрәтү. Районның мәгариф бүлеге белән бергәләп, укучыларны төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашуга әзерләү буенча дәресләр үткәрелде. Рус теле һәм әдәбияты, математика, физика, биология, география, җәмгыять белеме юнәлешләре арасыннан һәр бала үзенә кирәклесен сайлады. Райондагы гомуми белем бирү учреждениеләренең укучыларны олимпиадаларда катнашуга әзерләү буенча зур тәҗрибәгә һәм яхшы нәтиҗәләргә ия укытучылары республика олимпиадаларының булачак призерларына кызыклы да, катлаулы да биремнәр тәкъдим итте.
Сменаның программасы балаларны укытуга гына түгел, аларның сәләт-ләрен үстерүгә дә исәп тотып төзелгән иде. Балалар, бик рәхәтләнеп, күңелләренә хуш килгән түгәрәкләргә йөрделәр. Отряд вожатыйлары аларны чаңгыда йөрү осталыгына, теннис уйнарга, биергә, аэробика, йога элементларына өйрәтте.

Сменаны оештыручылар зур игътибарны балаларның танышуына, дуслашуына, сәләтләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар оештыруга бирде. "Кунак итү" кебек чаралар балаларда бик якты тәэсирләр калдырды. Бу чара вакытында һәр отряд үз гореф-гадәтләре, йолалары, үз кулинариясе булган бәләкәй дәүләтләргә әверелде. Дәүләттә яшәүчеләр боларның барысын да кунаклар белән бик теләп бүлештеләр. Отрядлар арасында уздырылган "Зур биюләр" («Большие танцы») конкурсы балаларыбызның никадәр сәләтле булуын һәм биергә яратуын күрсәтте.

Әйдәманнарның "Балачак штурманы" дип аталган Беренче ачык республика конкурсын уздыру смена кысаларындагы иң тәэсирле вакыйга булды. Өч этаптан торган бу конкурска әзерләнүгә Татарстан һәм Казахстан Республикалары әйдәманнары, аларның ярдәмчеләре бик җаваплы караган. Катнашучылар "Минем бурыч - йөрәкләрдә ялкын кабызу" дип аталган беренче этапта үзләре турында, вожатый сыйфатында балалар белән эшләү тәҗрибәләре турында иҗади презентацияләр күрсәттеләр. "Балачак биләмәсе" дигән икенче этапта һәр конкурсант үзенең балалар белән уеннар оештыру осталыгын ачып бирде. Өченче этап "Иҗади номер" дип аталды. Конкурс дәвамында әйдәманнар чын профессионаллар һәм үз эшләренең осталары булуын, эшләрен һәм, әлбәттә инде, балаларны яратуларын раслады. Кызлар һәм малайлар аларның һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршылады һәм үзләренә карата сизгер мөнәсә-бәттә булулары өчен рәхмәт йөзеннән, "Без сезне яратабыз!" - дигән сүзләрен кызганмады.

Безнең "Костер"да матур гадәт урнашты - смена азагында "Браталочка" уздыру. Балалар, әйдә-маннар, үзәк хезмәткәрләре бер-берсенә төрле төсләрдәге җепләр тага һәм шул чакта рәхмәт, хөрмәт, ярату сүзләре әйтә.

Реклама

Конкурсның җиңүчеләре үзәктән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды. Бу сменада актив катнашкан өчен, Биектау муниципаль районы мәгариф оешмаларының иң яхшы укучылары да Мактау грамоталары белән бүләкләнде, әлбәттә.

Смена уздырылган вакытта 4 нче гыйнвардан 9 нчы гыйнварга кадәр "Костер" үзәгендә Луганск Халык Республикасыннан килгән балалар делегациясе ял итте. Балалар тиз дуслашып киттеләр. Аларны кичке чаралар да берләштерде. Луганскидан килгән балалар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, төрле бәйге-ләрдә катнаштылар.

Смена тәмам. Кочаклашып саубуллашулар, балалар һәм вожатыйлар күзләрендәге яшь бөр-текләре - болар барысы да "Костер"да узган көннәрнең алар күңелендә әле озак сакланачагына дәлил иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев