Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Кошлар - безнең дуслар

Урамда кыш. Бар җиһан аклыкка-сафлыкка төренгән. Тирән көртләр җирне иксез-чиксез кышкы бураннардан, салкыннардан саклый. Җир тирән йокыга талып ял итә.

Кышның саран саргылт кояшы карлы бураннар белән алмаша, ә бураннарга алмашка каты суыклар килә. Ккышның гүзәллеге дә, мөгаен,  шундадыр. Ә күпме шатлык алып килә ул бала-чагага: көннәр буе тау шуып шау-гөр киләләр, кемдер кар бабай ясый, кемдер кар бәрешеп уйный...

“Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән без дә кышны бик яратабыз. Кышның кояшлы матур, рәхәт көннәрендә саф һавада уйныйбыз, шатланабыз, кошларга ашарга бирәбез, тауда шуабыз. Безнең мәйданчыкларда әтиләр ясаган җимлекләр эленеп тора. Балалар белән кошларга көн дә җимнәр салабыз. Аннары читтән генә нинди кошлар килгәнен күзәтәбез. Балалар шатланып: “Саескан, чыпчык, песнәк килде”, - дип, бер-берсе белән шатлыкларын уртаклашалар.

Әйе, “Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз”. Кошларны саклау - табигатьне саклау, ә табигатьне саклау - туган илне саклау ул.

Кошлар -  табигать күрке. Алар үзләренең матурлыклары, күңелгә ятышлы  җыр-моңнары белән күңелебезне күтәрә, тормышыбызны бизиләр. Агачларны, үсемлекләрне үрчетергә ярдәм итәләр, аларны корткыч бөҗәкләрдән саклыйлар.

Тик кыш көннәрендә  кошларга бик авыр. Карлы бураннарда аларга азык табу тагын да авырлаша. Шуңа күрә без “Канатлы дусларыбыз”га ярдәм итәргә тиешбез. Балалар моны кечкенәдән аңлап, табигать белән дуслашып үссеннәр иде. Шул вакытта киләчәгебез матур, ышанычлы булачак.

Табигатьне яратып, кошларга булышып, хайваннарны рәнҗетмичә үскән балалар, әлбәттә, кешелекле, игелекле, миһербанлы булачаклар. Киләчәккә юл  бүгеннән салына.

Без кошларга кыш көне булышсак, алар безне үзләренең матур җырлары белән яз көне сөендерәчәк. Әлегә табигать ягымлы язны көтеп,  тыныч кына йоклый.

  Гөлгенә ГАНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев