Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Күңелле мизгелләр....

Барлык фасылларга караганда да иң күңелле, рәхәт вакыт хәзер. Ямьле җәйнең башында дус кызым белән безне Биектау районы Ямаширмә авылына - «Көмеш су» дип аталган лагерьга вожатый итеп җибәрделәр. Ямаширмә авылында мин 9 нчы сыйныфка кадәр укып, хәзерге вакытта Габдулла Тукай исемендәге Арча көллиятендә белем алам. Шуңа күрә дә бу...

Барлык фасылларга караганда да иң күңелле, рәхәт вакыт хәзер. Ямьле җәйнең башында дус кызым белән безне Биектау районы Ямаширмә авылына - «Көмеш су» дип аталган лагерьга вожатый итеп җибәрделәр.

Ямаширмә авылында мин 9 нчы сыйныфка кадәр укып, хәзерге вакытта Габдулла Тукай исемендәге Арча көллиятендә белем алам. Шуңа күрә дә бу авылда практика үтү минем өчен шатлыклы булды. Безне мәктәп директоры Гәрәев Рәфкать абый җылы каршы алды. Ул - үз эшенең остасы. Лагерьның җитәкчесе - Гөлсөя апа Исмәгыйлева. Үз вазифасын җиренә җиткереп башкара торган кеше. Шуна күрә без бик теләп, рәхәтләнеп практика үттек. Бик күп җирләргә бардык, истәлекле урыннарда булдык. Данын еракларга таратып өлгергән Ямаширмәнең тәвә кошлары фермасына бардык. Аларның бик күңелле, кызык кошлар икәнлегенә үз күзләребез белән күреп инандык. Бу кошларны үрчетүче-үстерүче Әхмәт абый - бик тырыш, кыю кеше икән.

Районыбызның Туган якны өйрәнү музеенда да булдык. Бу музейда күп хәзинәләр тупланган. Әйе, әби-бабаларыбызның кул көчләре белән эшләнгән һәм бүгенгә кадәр килеп җиткән кул эшләре - чын хәзинәләр. Без бу музейда үткәнебезне барладык.

Тарихта да билгеле булган изге Мулла Хаҗи чишмәсенә дә сәяхәт иттек. Ул тау өстеннән агып чыга. Бу - гаҗәеп хәл! Аның суы изге, саф, чиста, салкын. Шуңа күрә аңа сокланырга ярамый, су тота, диләр. Чишмәгә табынырга, изге суын алып китәргә әллә кайлардан бик күп кешеләр килә. Алар әүлияләргә, әмдиләргә, әрвахларга дога кылып, үзләренә сәламәтлек телиләр. Рухларын, җаннарын сафландыралар.

Бик күңелле, кызыклы очрашулар булды һәм булачак. Барыбызга да Коркачык авылы курчак театры ошады. Алар чын артистларча уйнадылар. Велосипедлар ярышы да истә калырлык, күңелле булып үтте. 27 июньдә мәдәният йорты белән берлектә «Балалар Сабан туе» булды. Балалар шагыйре Роберт Миңнуллин кунакка килде. Әлбәттә, моны балаларыбыз түземсезләнеп көткән иде.

Шулай итеп, «Көмеш су» лагеренда булу миңа да, башкаларга да бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев