Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Кечкенәләр олыларга бәйрәм ясадылар

Чыпчык авылындагы "Ромашка" балалар бакчасында ел саен Өлкәннәр көненә багышланган чаралар оештырыла. Балалар әбиләрен һәм бабайларын котлыйлар. Бу очрашуга шулай ук бакчаның элеккеге хезмәткәрләре дә чакырыла. Балалар мавыктыргыч концерт әзерлиләр. Тамашачыларны биюләре һәм җырлары, шигырьләре һәм такмаклары белән сөендерәләр. Мондый күңел ачу программасында кунакларыбыз үзләре дә актив катнашалар. Аннары без...

Чыпчык авылындагы "Ромашка" балалар бакчасында ел саен Өлкәннәр көненә багышланган чаралар оештырыла.

Балалар әбиләрен һәм бабайларын котлыйлар. Бу очрашуга шулай ук бакчаның элеккеге хезмәткәрләре дә чакырыла. Балалар мавыктыргыч концерт әзерлиләр. Тамашачыларны биюләре һәм җырлары, шигырьләре һәм такмаклары белән сөендерәләр. Мондый күңел ачу программасында кунакларыбыз үзләре дә актив катнашалар. Аннары без бергәләп чәй табыны янына җыелабыз. Анда балалар тәрбияләү буенча тәҗрибә уртаклашабыз, өлкәннәрнең киңәшләренә колак салабыз, килгәннәре өчен рәхмәт әйтәбез. Балалар бакчасы коллективы өлкәннәрнең барысын да бәйрәм белән котлый, аларга нык сәламәтлек, оныкларының хөрмәт
итүен, яратуын һәм уңышлары, казанышлары белән сөендереп торуларын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев