Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Кадетлар – ил ышанычы

Кадетлык хәрәкәте бөтен ил буенча елдан-ел киңрәк җәелә бара. Бүген кадетлар - район, республика тормышының аерылгысыз өлеше. Июнь аенда Татарстан Республикасы ДОСААФының Коркачык аэродромындагы «Яшь парашютчы» хәрби-патриотик лагеренда республикакүләм кадетлар сменасы булды. Бирегә Татарстанның Биектау һәм Лаеш районнары, Казан шәһәре укучылары җәлеп ителде. Смена ачылышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары ярдәм-чесе...

Кадетлык хәрәкәте бөтен ил буенча елдан-ел киңрәк җәелә бара. Бүген кадетлар - район, республика тормышының аерылгысыз өлеше.

Июнь аенда Татарстан Республикасы ДОСААФының Коркачык аэродромындагы «Яшь парашютчы» хәрби-патриотик лагеренда республикакүләм кадетлар сменасы булды. Бирегә Татарстанның Биектау һәм Лаеш районнары, Казан шәһәре укучылары җәлеп ителде. Смена ачылышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары ярдәм-чесе - ТР ДОСААФының президенты сәркатибе Светлана Белякова, сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү мәсьә-ләләре буенча идарә начальнигы Гүзәл Шакирова, Россия ДОСААФының Татарстандагы үзәк аэроклубы начальнигы Радик Хәлиуллин, ТР ДОСААФ идарәсе рәисе урынбасары Владимир Трошин катнаштылар.

Сәламләү сүзендә С.В. Белякова кадетлык хәрәкәтенең район, республика һәм тулаем Россиянең үсешендәге әһә-миятле ролен билгеләп үтте, шулай ук балаларга уңышлар һәм яңа казанышлар теләде.

Әләмнәрне тантаналы рәвештә күтәрү взвод командирлары ярдәмчеләренә йөкләнде.

Ачылыш тантанасы Лаеш районының Столбище мәктәбе кадетлары квартетының «О той весне» дигән җыр башкаруы белән тәмамланды.

Балалар белән «Форпост» җәмәгать тәртибен саклаучы яшьләр оешмалары үзәге директоры Фәнис Зарипов җитәкчелегендәге тату коллектив эшләде. «Тулпар» мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары һәм «Форпост» директоры урынбасары көн саен төрле юнәлештәге чаралар уздырдылар.

Кадет корпуслары гомер-гомергә үз иленең вөҗданлылык, хәрби намуслылык, ныклы тәртип, Ватанга олы мәхәббәт һәм тугрылык рухында тәрбияләнгән чын гражданнарын әзерләп чыгарган. Без шуңа өметләнәбез: кайчандыр кадет булырга карар иткән бу балалар үзләренең укудагы, хезмәттәге, хәрби һәм башка фәннәрне өйрәнүдәге данлы юлын, үз Ватанының лаеклы гражданины булу юлын гомерлеккә сайлагандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев