Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Хокук саклау отрядлары слеты

Биектауның 1 нче урта мәктәбендә мәгариф учреждениеләренең хокук бозуларны булдырмый калу отрядлары һәм "Форпост" отрядлары арасындагы конкурсның район финалы булды. Аны мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Тулпар" мәктәптән тыш эшләр үзәге, "Форпост" Үзәге оештырды. Хокук бозуларны булдырмый калу отрядлары һәм "Форпост" отрядлары мәктәпләрдә елдан-ел күбәя бара. Алар балаларда...

Биектауның 1 нче урта мәктәбендә мәгариф учреждениеләренең хокук бозуларны булдырмый калу отрядлары һәм "Форпост" отрядлары арасындагы конкурсның район финалы булды.

Аны мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Тулпар" мәктәптән тыш эшләр үзәге, "Форпост" Үзәге оештырды.

Хокук бозуларны булдырмый калу отрядлары һәм "Форпост" отрядлары мәктәпләрдә елдан-ел күбәя бара. Алар балаларда ватанпәрвәрлек, хокук культурасы һәм законга буйсынучанлык тәрбияләргә ярдәм итә. Өстәвенә, егетләр һәм кызлар закон сагында торучы органнар хезмәткәрләренең эше белән якыннанрак таныша, ә кайберләре киләчәктә тормышларын полициядә, прокуратурада эшләүгә багышларга да ниятли.

Конкурс - конкурс инде ул, анда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. Ләкин хокук бозуларны булдырмый калу отрядлары һәм "Форпост" отрядлары слетында катнашучылар арасында оттыручылар бар дип әйтү дөрес булмас. Чөнки, нәтиҗәсе нинди генә булса да, әзерләнүгә куйган көчләре әрәмгә китмәгән бит: балалар бик күп яңа нәрсәгә өйрәнгән. Ә бу аларга мәктәптә дә, аннан соң да, һичшиксез, кирәк булачак әле.

Район слетында катнашу өчен читтән торып уздырылган этапта җиңәргә кирәк иде. Монысы да һич тә җиңелләрдән булмады, чөнки һәр отряд үз алдына бары тик җиңү максаты куйды.

Артистлык сәләте, залны кызыксындыра алу, шулай ук "Визит карточкасы"н тәкъдим итүнең башкалардан аерылып торуы күп командаларга жюриның һәм тамашачыларның игътибарын яуларга булышты.

Бөек Җиңүнең 69 еллыгы якынлашып килү дә "Вакыт китә - хәтер кала" дигән интеллектуаль конкурсның 1 нче турына тәэсир итми калмады. Сораулар Бөек Ватан сугышының төп вакыйгаларына багышланган иде. 2 нче тур "Хокук белеме нигезләре" дип аталды. Балалар монда үзләренең белемнәре төпле икәнен күрсәтә алдылар. Слетта катнашучылар социаль проектлар яклауга да җаваплылык тоеп әзерләнгән. Теманың көн кадагына сугуын исбатлап кына калмадылар, ә проектны тормышка ашыруның төп юнәлешләренә, аның көтелгән һәм ирешелгән нәтиҗәләренә дә тукталдылар.

"Кеше һәм закон" дигән иҗади конкурста хокук бозуларны булдырмый калу отрядларына һәм "Форпост" отрядларына "Мин тормышны сайлыйм" (наркоманияне булдырмый калу), "Без сәламәт тормыш алып бару яклы" (алкоголизмга һәм тәмәке тартуга каршы), "Мин низагка кермим" дигән темалар арасыннан берсен сайлап алу хокукы бирелде. Беренче чыгышлардан ук көч сынашырга нинди талантлы яшьләр җыелганлыгы ачык күренде. Җыйнак, пөхтә бу балаларның монда очраклы рәвештә генә килмәгәнлеге сизелеп тора иде. Үз авылларында җәмәгать тәртибен саклауда катнаша шул алар!

Слетта беренче урынны Дөбъяз урта мәктәбенең "Авангард" хокук саклау отряды (җитәкчесе - Г.Ибраһимова) яулады. Икенче урынга - Чернышевка мәктәбенең "Лидер" хокук саклау отряды (җитәкчесе - М.Геталло), өченчегә - Алан-Бәксәр мәктәбеннән "Беркут" (җитәкчесе -
Э.Степанова), дүртенчегә - Олы Битаман мәктә-беннән "Азатлык" (җитәкчесе - А.Мөлекова), бишенчегә - Күлле мәктә-беннән "Факел" (җитәкчесе - Г.Дерзизова) лаек булдылар.

Читтән торып ярышу этабында катнашканнарның барысы да мәгариф бүлеге дипломнары белән бүләкләнде. Район слеты җиңүчесе булган Дөбъяз мәктәбенең "Авангард" отряды хокук саклау отрядларының республика конкурсында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев