Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Хоккей – яшәү рәвеше

Узган ел безнең районда истәлекле вакыйга булды - Биектау авылында Боз сарае ачылды. Ул спортны укуның төп нигезе итеп сайлаган хоккей сыйныфы укучылары өчен чын бүләк булды.   Малайлар хоккей уенының серенә төшенү өчен һәр көнне бозга чыгалар. Гомуми белем мәктәбендә дәресләр расписаниесе Боз сараенда шөгыльләнү уку процессына зыян китермәслек итеп...

Узган ел безнең районда истәлекле вакыйга булды - Биектау авылында Боз сарае ачылды. Ул спортны укуның төп нигезе итеп сайлаган хоккей сыйныфы укучылары өчен чын бүләк булды.  

Малайлар хоккей уенының серенә төшенү өчен һәр көнне бозга чыгалар. Гомуми белем мәктәбендә дәресләр расписаниесе Боз сараенда шөгыльләнү уку процессына зыян китермәслек итеп төзелгән. Занятиеләр, тренировкалар турында сөйләү - бер нәрсә, ә менә бу хакта малайларның иң якын кешеләренең фикерен тыңлау - бөтенләй башка. 8 яшьлек Артур Усманаевның дәү әтисе Мәүдәт Фәйзрахманов менә нәр-сәләр сөйләде:

- Артур хоккей буенча дәресләргә көн саен диярлек йөри. Иртән алар мәктәпкә баралар, аннан соң - Боз сараена. Без канәгатьме? Билгеле, канәгать. Бала кичләрен спорт белән шө-гыльләнә, аның урамда трай тибеп йөрергә вакыты калмый. Спорт белән мавыгу - бик яхшы һәм файдалы эш. Оныгыбыз хоккей белән бик теләп һәм яратып шө-гыльләнә, ул аның тормыш рәвешенә әйләнеп бара. Күптән түгел Биектау станциясендәге спорт залында оештырылган гимнастика түгәрәгенә дә язылды. Ул анда хоккейдан соң бара. Мәктәптә фәннәр буенча өлгереше яхшы, ул уку отличнигы. Кышкы каникул көннәрендә командалары белән Кукмарага ярышларга бардылар, ул моңа бик шатланды. Спортка шундый караш белән ул тормышта да уңышларга ирешер, дип өметләнәбез, - диде Мәүдәт Ибраһимович.

Җырда тикмәгә генә: «В хоккей играют настоящие мужчины», дип җырламыйлар. Спортның бу төре тормыш максатлары һәм принциплары формалашкан малайлар һәм егетләргә генә буйсына. Хоккей - көчлеләр спорты, әле кечкенә булсалар да, бу малайларда чын ирләр характеры тәрбияләнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев