Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Әгәр дә баланың бер дусты да булмаса...

Кешеләр белән дөрес аралашу күнекмәләре балачакта ук сеңдерелә, шуңа күрә дә әти-әниләр алдына баланы аралашу серләренә төшендерү, улларын яки кызларын башка балалар белән дус яшәргә өйрәтү кебек мөһим бурыч куела. Кайвакыт бала бакчада (мәктәптә, ишегалдында) үзе белән берәүнең дә дус булырга теләмәвеннән зарлана. Сез моңа беркайчан да кул селтәмәгез. "Теләмәсәләр...

Кешеләр белән дөрес аралашу күнекмәләре балачакта ук сеңдерелә, шуңа күрә дә әти-әниләр алдына баланы аралашу серләренә төшендерү, улларын яки кызларын башка балалар белән дус яшәргә өйрәтү кебек мөһим бурыч куела.

Кайвакыт бала бакчада (мәктәптә, ишегалдында) үзе белән берәүнең дә дус булырга теләмәвеннән зарлана. Сез моңа беркайчан да кул селтәмәгез. "Теләмәсәләр - кирәкләре шул кадәр генә!", "Нәрсәгә кирәк соң алар сиңа? Синең әниең, әтиең, әбиең: без бар бит!" - дип әйтә күрмәгез.

Баланың дуслары, аралаша торган кешеләре булу гаять мөһим. Ә сез аңа башкалар белән әйбәт мөгамәләдә булырга ярдәм итә аласыз. Балагыз оялчан икән, аның белән бергә балалар янына барыгыз, танышырга булышыгыз, берәр уен оештырып җибәрегез. Гадәттә өлкәннәрнең шушы ярдәме җитә дә: балалар аралашучан халык, шуңа күрә, бер танышып алгач, алар рәхәтләнеп бергәләшеп уйный да башлыйлар.

Кич белән, баланың көнен ничек уздыруы турында кызыксынганда, сыйныфташлары яки бер төркемгә йөрүчеләр турында да сораштырыгыз. Балалар коллективында мөнәсәбәтләрнең нинди икәнлеген ачыклап, сез кирәкле киңәш белән ярдәм итә аласыз. Үзегезнең балачагыгыз: кемнәр белән дус булуыгыз, нинди уеннар яратуыгыз, хәтта арагызда нинди бәхәсләр кубуы турында да сөйләгез. Балалар күп нәрсәләргә әти-әниләренә карап өйрә-нәләр, шуңа күрә мондый "дуслык дәресләре" аларга бик файдалы була. Баланың дусларын кунакка чакырасы килүен дә хуплагыз, аны гадәткә кертегез. Туган көннәрне бәйрәм итү, бергәләп саф һавада йөрүләр, хәтта бернинди сәбәпсез очрашулар да нәтиҗәсез калмый: яшьтәшләре белән аралашу дуслыкка әверелер, ә улыгыз яки кызыгыз үзара тату яшәү кагыйдәләрен үзләштерер.

Реклама

Әгәр дә балагыз бакчага яки мәктәпкә барганда дусларына бирү өчен конфет яки уенчыклар ала икән, каршы килмәгез. Иптәшенә ярдәм иткән очракларда аны мактагыз.

Баланың өлкәннәрнең ничек аралашуын күрүе мөһим. Әгәр дә сезгә кунаклар килә икән, аны үз бүлмәсенә кертеп җибәрмәгез. Аңа өлкәннәр сүзенә кушылырга яки тыныч кына янәшәдә уйнап утырырга рөхсәт итегез - ул бу вакытта, сезгә карап, күп нәрсәләргә өйрәнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев