Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Фәрид Хәлиуллин: “Кеше, тузанга әверелеп, эзсез югалу өчен тумый»

Әйбәт директор - барыннан да бигрәк әйбәт оештыручы һәм тәр-бияче, әмма директорны нәкъ менә директор иткән төп һәм мөһим сыйфат, мөгаен, - балаларны ихлас ярату, кешелеклелек һәм баланың эчке дөньясын аңлый белү, үзең тәрбияли торган укучыларга шәхес итеп ка-раудыр. Усад урта мәктәбе директоры Фәрид Касыйм улы Хәлиуллинда бу сыйфатларның барысы...

Әйбәт директор - барыннан да бигрәк әйбәт оештыручы һәм тәр-бияче, әмма директорны нәкъ менә директор иткән төп һәм мөһим сыйфат, мөгаен, - балаларны ихлас ярату, кешелеклелек һәм баланың эчке дөньясын аңлый белү, үзең тәрбияли торган укучыларга шәхес итеп ка-раудыр.

Усад урта мәктәбе директоры Фәрид Касыйм улы Хәлиуллинда бу сыйфатларның барысы да бар.

- Кеше, тузанга әверелеп, эзсез югалу өчен тумый. Ул үзеннән соң җирдә, башка кешеләрнең күңелләрендә, йөрәкләрендә эз калдыру өчен туа. Изгелек кылганда риясыз булыгыз. Изгелек кылу өчен барыннан да бигрәк аның синең күңелеңдә булуы шарт. Хәлсезне торгызып бастыру гына аз, соңыннан аңа ярдәм дә итәргә кирәк, - ди Фәрид Касыймович. Бу аның тормыштагы төп кыйбласы.

Фәрид Касыйм улы 1949 нчы елның 14 нче мартында Арча районының Тлаңгыр авылында туа. Педагоглык эшчәнлеген 1971 нче елның июнендә Усад сигезьеллык мәк-тәбендә физкультура укытучысы булып башлый. 1975 нче елда математика укытучысы Гөлнур Ибраһим кызы Фәрхетдиновага өйләнә. Алар ике бала үстерделәр, хәзерге вакытта ике оныклары бар.

1978 нче елда аны военрук итеп куйдылар, 1987 нче елның июнендә Фәрид Касыйм улын директор итеп билгеләделәр. Аңа укытучылар, укучылар һәм ата-аналар коллективы эшчәнлегенә дөрес юнәлеш бирергә зур педагоглык тәҗрибәсе, мәктәп тормышын барлык нечкәлекләренә кадәр белү, сизгерлек һәм кешеләрне хөрмәт итү, укытучы хезмәтен бәя-ләгәндә таләпчәнлек һәм принципиальлек ярдәм итә. Аның оештыру сәләте бәрабәренә безнең коллектив - фикердәшләрнең иҗади берләшмәсе. Күмәк иҗатка һәр укытучы үзеннән өлеш кертә. Фәрид Касыйм улы укыту-матди базаны ныгытуга күп көчен һәм энергиясен сарыф итә. Тәрбия эшен оештыруга зур әһәмият бирә. Укытучыларны бала шәхесен, аның гаиләсен, холкына хас сыйфатларны, иҗади башлангычларны һәрьяклап өйрәнүгә юнәлтә. Директорыбыз көндәлек хезмәте белән укучыларга һәм укытучыларга җаваплылык, эшкә бирелгәнлек, таләпчәнлек һәм шәф-катьлелек, кешелеклелек, тыйнаклык һәм ихласлык үрнәге булып тора.

Фәрид Касыйм улының холкындагы мөһим сыйфат - кешеләр белән уртак тел табып яши белүе. Директор гына түгел, физкультура укытучысы буларак та югары нәтиҗәләргә ирешә. Аның укучылары район һәм республика ярышларында призлы урыннар яулыйлар. Фәрид Касыйм улы дәрестә, өмәләрдә, спорт чараларында - бөтен җирдә балалар белән. Ул күп укучыларына физик яктан чыныгырга гына түгел, ә бәлки үзеңә ышанырга, төрле ярышларда уңышларга ирешергә дә булышты.

Юбилейлар төрле - кечкенә һәм зур, шатлыклы һәм моңсу була. Әмма барлык очракларда да бу нәтиҗә, узган гомер юлына йомгак ясау. Һөнәри осталыгы, яхшы җитәкчелеге, районда һәм республикада белем бирүдәге көнүзәк проблемаларны хәл итүдә актив катнашуы, кешелек сыйфатлары өчен Фәрид Касыйм улын район һәм авыл укытучылары хөрмәт итә, аның абруе зур.

Фәрид Касыйм улының гаҗәеп күркәм сыйфаты бар: ул әйләнә-тирәсендәге кешеләрне игътибар белән тыңлый, һәркемне ишетергә һәм аңларга тырыша.

Көчле холыкка һәм табигать тарафыннан бирелгән шәфкатьлелек, сизгерлеккә ия. Кемдер ярдәмгә мохтаҗ икән - шунда ук ярдәм кулы суза. Шуңа күрә кешеләр аңа тартыла. Шундый җитәкчеләр күбрәк булсын иде!

Намуслы хезмәте һәм һөнәри осталыгы өчен Фәрид Касыйм улы төрле дәрәҗәдәге грамоталар белән күп тапкырлар бүләкләнде. 2007 нче елда "Россия Федерациясенең гомуми белем бирү өлкәсендә эшләүче мактаулы хезмәткәре" дигән күкрәк билгесенә лаек булды. 2010 нчы елда "Халык мәгарифе отличнигы" дигән исем бирелде. Ул югары квалификацияле укытучы, хезмәт ветераны.

Усад урта мәктәбе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев