Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Эшли дә, ял итә дә беләбез

Укучыларны ял иттерү, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, менә икенче ел инде Ямаширмә урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылган "Тургай" хезмәт һәм ял лагере, уку бетүгә, балаларны үз канаты астына ала. Тик санаулы көннәр бик тиз үтеп китте. Оештыру мәшәкатьләре артта калды, онытылды. Күңелләрдә бары шатлыклы мизгелләр генә калды. Ял итүче...

Укучыларны ял иттерү, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, менә икенче ел инде Ямаширмә урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылган "Тургай" хезмәт һәм ял лагере, уку бетүгә, балаларны үз канаты астына ала.

Тик санаулы көннәр бик тиз үтеп китте. Оештыру мәшәкатьләре артта калды, онытылды. Күңелләрдә бары шатлыклы мизгелләр генә калды. Ял итүче балалар белән эш 18 көн дәвамында махсус төзелгән план нигезендә алып барылды. Кызыклы экскурсияләргә йөрергә дә өлгерделәр, кү-ңел ачу чаралары һәм төрле шөгыльләр оештырылды. Бигрәк тә Тукай-Кырлайга бару балаларга бик нык тәэсир итте. Лагерь ике отрядка бүленде, укучылар, үзләре уйлап, исем, девиз, җыр һәм стена газетасы да чыгардылар. Һәрбер укучы балага муеннарына сары һәм зәңгәр галстуклар да тагылды, алар әллә каян аерылып торалар иде. Балалар лагерь тормышында бик теләп катнаштылар. Ял итү белән беррәттән, мәктәп бакчасында эшләргә дә вакыт таптылар: яшелчә түтәлләренең чүпләрен утадылар, су сиптеләр, чәчәкләрне карадылар, мәктәп территориясен тәртиптә тоттылар.

Ашханәдә тәмле итеп ашаткан пешекче апаларга балалар бик зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Реклама

Балалар лагерьда йөргән вакытта "Теләкләр агачы" дип аталган стенд-газета ясап куйдылар һәм шунда аларның ялларын онытылмаслык итеп оештырган укытучыларга, пешекчеләргә үзләренең рәхмәтләрен язып калдырдылар.

"Тургай" хезмәт һәм ял лагере җитәкчесе буларак, шуны әйтеп китәсем килә: мондый лагерьлар килә-чәктә дә оештырылсын иде, чөнки анда балаларның хезмәткә карата мөнәсәбәте уңай якка үзгәрә, көч туплау мөмкинлеге дә бар, алар эшләргә дә өйрәнәләр.

ч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев