Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Чыпчык урта мәктәбендә патриотик тәрбия айлыгы

Чыпчык мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбиягә даими әһәмият бирелә. Бу юнәлештәге эш 23 гыйнвардан 23 февральгә кадәрге чорда ел саен уздырыла торган гражданлык-патриотик тәрбия айлыгында аеруча активлаша. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү, ветераннарга, инвалидларга, сугыш толларына шефлык ярдәме күрсәтүне көчәйтү максатында чаралар планы төзелә. Айлык тантаналы төстә 23 гыйнварда башланды. Аның...

Чыпчык мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбиягә даими әһәмият бирелә.

Бу юнәлештәге эш 23 гыйнвардан 23 февральгә кадәрге чорда ел саен уздырыла торган гражданлык-патриотик тәрбия айлыгында аеруча активлаша. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү, ветераннарга, инвалидларга, сугыш толларына шефлык ярдәме күрсәтүне көчәйтү максатында чаралар планы төзелә.

Айлык тантаналы төстә 23 гыйнварда башланды. Аның барышында план эзлекле рәвештә тормышка ашырылды. Яшь герой-антифашист көненә багышланган линейка, совет гаскәрләрен Әф-ганстаннан чыгаруга багышланган Хәтер дәресләре уздырылды, аларга әфган сугышында катнашучылар Р.Салихҗанов, К.Ш.Гыйльфанов чакырылды. Сугышчан дан урыннары буйлап читтән торып экскурсияләр оештырылды, Ватан сакчылары көненә чаралар әзерләнде.

Әлеге чорда мәктәп укучылары "Ватан сакчыларына багышлана" дигән тематик стенд ясадылар, стена газеталары чыгардылар. "Ватан сагында" дигән рәсемнәр күргәзмәсе, "Әтиләр - Ватан сакчылары" дигән фотокүргәзмә әзерләнде. Китапханәдә "Туган илне яклау дигән һөнәр бар" күргәзмәсе ачылды.

2-4 нче, 5-7 нче сыйныфларда укучы малайлар арасында "Ягез әле, малайлар" (физкультура укытучысы А.Н.Шәйдуллин, педагог-оештыручы А.Ш.Гыйльфанова), 8-11 сыйныф үсмерләре арасында "Ягез әле, егетләр" спорт ярышлары узды, анда кадетлар сыйныфында (9 сыйныф) укучылар иң яхшылар дип танылды. 12 февральдә 1-6 нчы сыйныф укучылары өчен "Аҗаган" уены уздырылды.

15 февральдә айлык кысаларында патриотик җыр фестивале булды.

Безнең мәктәп волонтерлары "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз!" акциясендә бик теләп һәм актив катнаштылар.

Хәрби-патриотик тәрбия һәм оборона-масса эше айлыгы кысаларында "Сугышта халыкның геройлыгы" (1 сыйныф, А.А.Кәримова), "Сугыш чоры балалары" (2 сыйныф, Г.М.Фәйзиева), "Ленинград блокадасы" (3, 6 сыйныфлар, Г.И.Хәйруллина, Е.В.Фатыйхова), "Тормыш дәвам итсен өчен истә тотарга" (4 сыйныф, И.И.Костенюкова), "Сталинград көрәше" (5 сыйныф, Э.М.Хәкимуллина), "Солдатларның батырлыгын исеңдә тот" (7 сыйныф, Ф.Н.Мөхтәрова), "Әфганстан - йөрәгемдәге яра" (8 сыйныф, Е.Н. Степанова), "Пионерлар - Бөек Ватан сугышы геройлары" (10-11 сыйныфлар, Р.Р.Фатыйхов, Т.А.Чапурина) дигән Батырлык дәресләре узды.

Батырлык дәресләрендә әти-әниләр, шул исәптән армия сафларында хезмәт итүче солдатларның әниләре дә катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев