Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Бу – минем гомер, минем сайлау!

Үзенең тырнакларына япь-яшь кешеләрне һаман саен күбрәк эләктерүче, нәтиҗәдә аларны матур тормыш алып барырга сәләтсез итүче иң коточкыч явызлык дип хәзерге көндә нәрсәне санарга була? Баштарак бер дә андый булып тоелмый торган, башта шатлык китерә, ә аннары яшәүне мәхшәргә әйләндерә торган явызлык - ни ул? Үзенә буйсынган кешенең дә, аның...

Үзенең тырнакларына япь-яшь кешеләрне һаман саен күбрәк эләктерүче, нәтиҗәдә аларны матур тормыш алып барырга сәләтсез итүче иң коточкыч явызлык дип хәзерге көндә нәрсәне санарга була? Баштарак бер дә андый булып тоелмый торган, башта шатлык китерә, ә аннары яшәүне мәхшәргә әйләндерә торган явызлык - ни ул? Үзенә буйсынган кешенең дә, аның туганнары һәм якыннарының да сәла-мәтлеген, тормышын җимерә торган явызлык, бик тиз таралып, кешенең тәненә генә түгел, җанына да зыян сала торган явызлык нәрсә? Берәүләр аның ярдәмендә акча эшли, икенчеләр алар теләгәнчә булмаган чынбарлыктан качарга тырыша. Ә кайберәүләр, тормышта барысын да татып карарга теләп, яңа тәэсирләр эзли. Ул - бер үк вакытта сугыш та, афәт тә, куркыныч чир дә. Аңардан ычкыну бик авыр, хәтта мөмкин түгел диярлек. Ул явызлык - наркотик матдәләр.
Наркомания - җәмгыятьне җитди борчуга салучы кискен проблемаларның берсе булып тора. Аның масштабы һәм таралу тизлеге шулкадәр зур ки, халыкның шактый өлешенең, аеруча яшьләрнең физик һәм әхлакый сәламәтлеге, шулай ук киләчәктәге социаль тотрыклылык шик уята.
«Яшь парашютчы» дип аталучы палаткалы лагерьның республика кадетлары сменасы бу проблемага күп чаралар багышлады. Алар республикабызда башланып кит-кән «Президент белән бергә» хәрәкәте кысаларында узды. Чараларның төп шигаре - «Без булдырабыз - без бергә!». Республика күләмендәге «Наркотикларсыз тормыш» акциясе кысаларында «Форпост» яшь-ләр оешмалары үзәге директоры урынбасары 17 нче июнь көнне лекторий уздырды. «Наркотикларга «юк!» дип әйтик!» дигән лекторийдан соң, наркотикларга каршы плакатлар конкурсы оештырылды. Балалар үз плакатларын бик тырышып якладылар. Кадетларның бу проблемага мөнәсә-бәте җитди булды, аларның наркотиклар, исерткеч эчемлекләр куллану, тәмәке тарту темаларына үзара сөйләшеп торулары колакка чалынды. Безнең балалар наркотик урынына спортны сайлады.
Йомгаклау сүзендә яшь патриотларга мондый киңәш бирелде: «Иҗат белән, физкультура белән шөгыльләнегез. Үзегез булдыра алган нәрсәләр белән генә мәшгуль булырга, ял турында да онытмаска, уңышларның кадерен белергә, үзеңне һәм янәшәңдәгеләрне яратырга кирәк. Сәламәт тормыш алып барыгыз. Спортны дус итегез, яңа китаплар белән кызыксыныгыз һәм наркотикларга борылып та карамагыз. Онытмагыз: гомер кадерлерәк, сәламәтлек кире кайтмый. Фильмнар карагыз, һавада йөрегез, укыгыз, ә наркотикларга «юк» дип әйтегез». Моны куәтләп, балалар да бертавыштан: «Юк!» - дип җавап бирде.
Бу бит - аларның тормышы, алар шуны сайлады.
Людмила Ахромова,
«Форпост» үзәге директоры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев