Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Без тормышны сайлыйбыз

"Наркотиклар" иң киң кулланыла торган сүз буларак XXI нче гасыр сүзлегендә ышанычлы урын алып тора. Нәрсә турында сөйли соң ул? Наркотиклар проблемасы белән җәмгыятьнең барлык әгъзаларының таныш булуы турында. Ләкин барысы да моның әхлакый яки физик проблема булуы турында уйланмый, бу әле наркотиклар белән бәйле теләсә нинди гамәл өчен җинаять...

"Наркотиклар" иң киң кулланыла торган сүз буларак XXI нче гасыр сүзлегендә ышанычлы урын алып тора.
Нәрсә турында сөйли соң ул? Наркотиклар проблемасы белән җәмгыятьнең барлык әгъзаларының таныш булуы турында. Ләкин барысы да моның әхлакый яки физик проблема булуы турында уйланмый, бу әле наркотиклар белән бәйле теләсә нинди гамәл өчен җинаять җаваплылыгы да. Безнең Коркачык мәктәбе "Мөстә-кыйль балалар" ("SаМоS-тоятельные дети") антинаркотик проекты эшенә кушылды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтенең ТР буенча Идарәсе «Әзер бул! Наркотикларга «юк», диген!» республика акциясен уздыру турында игълан итте.
Безнең "SаМоSтоятельные дети" оешмасы чакыруга колак салдылар. Мәктәптә антинаркотик символика һәм проект символлары белән плакатлар эленде. Укучылар, аларның әти-әниләре өчен "Син законны беләсеңме?" викторинасы уздырылды. Моннан тыш, барлык катнашучыларга да наркотиклар белән бәйле теләсә кайсы гамәлнең (наркотикларны булдыру, саклау куллану һ.б.) җинаять буларак җәзалануы турында аңлаттылар.
Соңыннан "Наркотиклар - үргә менү яки түбән тәгәрәү, ирек яки бәйлелек" дигән ток-шоу уздырылды. Укучыларга фикер алышу өчен түбәндәге сораулар тәкъдим ителде: "Наркотик бәйлелектән ничек арынырга?",
"Сиңа наркотиклар тәкъ-дим итсәләр, кая мөрәҗәгать итәргә?", "Сиңа наркотик тәкъдим итүчегә ничек "ЮК" дип әйтергә?"
Акциядә катнашучылар соңгы сорауга үз вариантларын тәкъдим иттеләр: "Мин наркотиклар кулланмыйм"; "Мин үз организмымны пычратырга теләмим"; "Мин яшьли үләргә теләмим".
Моннан тыш, мәктәптә антинаркотик эш алып бару турында "Без наркотикларга каршы" презентациясе күрсәтелде. Акциянең кульминациясе "Законнан өземтәләр белән таныштым" плакатында имзалар җыелмасы булды.
Бу акция беренчесе дә, соңгысы да түгел. Безнең мәктәп наркотикларсыз территория буларак игълан ителде. Безнең укучыларыбызның башка күп кенә кызыксынулары бар: спорт, музыка, театр студиясе. Алар үлемгә илтә торган юлдан барырга теләми. Моңа үзләре белән янәшә яшәүчеләрне дә өндиләр:
«Дустым, беренче сигаретны тартканда, бер стакан шәраб эчкәндә - туктап кал!», «Кулыңа "үлән катнашмасы"н алганда - туктап кал!», «Сыра банкасын ачканда яки беренче дозаны кабул итәргә әзерләнгәндә - туктап кал!»,
«Син - бердәнбер һәм кабатланмас, табигатьнең бөек иҗат җимеше. Син - кеше! Синең бурычың - яшәү»!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев