Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Без - кышлаучы кошларның дуслары

Безнең "Кояшкай" ("Солнышко") балалар бакчасында урта төркем балалары белән берлектә "Без - кышлаучы кошларның дуслары" дип исемләнгән проект өстендә эшләдек. Узган елгы нәтиҗәләрдән үк күренгәнчә, бу проект балаларда кышкы табигатьне, анда яшәүче кошларны танып-белүгә өйрәтә. Балаларда бездә кышлаучы кошларга карата кайгыртучанлык хисләре уята. Әлеге проектны тормышка ашыруга без көздән үк...

Безнең "Кояшкай" ("Солнышко") балалар бакчасында урта төркем балалары белән берлектә "Без - кышлаучы кошларның дуслары" дип исемләнгән проект өстендә эшләдек. Узган елгы нәтиҗәләрдән үк күренгәнчә, бу проект балаларда кышкы табигатьне, анда яшәүче кошларны танып-белүгә өйрәтә. Балаларда бездә кышлаучы кошларга карата кайгыртучанлык хисләре уята.
Әлеге проектны тормышка ашыруга без көздән үк әзерләнә башладык.
Нинди кошлар җылы якларга күчә, ниндиләре кышлауга кала, кышын бөҗәкләр кая китә, агачлар ни өчен яфрак коя - барысы турында да балалар белән сөйләшәбез. Балаларның әти-әниләре дә безгә ярдәмгә килде. Алар белән бергәләп төрле материаллардан җимлекләр ясадык. Аларны бакчабыз мәйданчыгында үсә торган агачларга элдек. Балалар көн саен кошларга ризык алып киләләр.
Моңа кадәр без кыш көне кошларга нинди ризыклар ашатырга кирәк икәнен укып белгән идек инде. Күзәтүләрдән күренгәнчә, кошларга көнбагыш орлыгы, ипи валчыгы күбрәк хуш килә икән. Хәтта кошларның холкы турында көндәлек тә алып бара башладык.
Проект өстендә эшләгәндә балалар бик күп кошларны танырга өйрәнделәр, аларны рәсемнәргә төшерделәр, алар турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төркемнәргә бүленеп, үзара белемнәрен сынап карадылар. Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый мавыктыргыч проектларда балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә бик теләп катнаша.
Татьяна Жиленко, тәрбияче

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев