Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Беренче сыйныф укучысы булу – бала тормышында яңа этап. Гаиләнекендә дә...

Мәктәпкә җайлашу - мәктәптәге яңа шартларга ияләшү процессы ул. Аны һәр "беренче" үзенчә кичерә, үзенчә аңлый. Баланың мәктәпкә җайлашуы, 2-3 атнадан алып, ярты елга кадәр дәвам итә. Бу төрле факторларга бәйле: баланың индивидуаль үзенчәлекләренә, уку йортының тибына, укыту программаларының катлаулылык дәрәҗәсенә, баланың мәктәпкә баруга ни дәрәҗәдә әзерлекле булуына һ.б. Туганнарының...

Мәктәпкә җайлашу - мәктәптәге яңа шартларга ияләшү процессы ул. Аны һәр "беренче" үзенчә кичерә, үзенчә аңлый.

Баланың мәктәпкә җайлашуы, 2-3 атнадан алып, ярты елга кадәр дәвам итә. Бу төрле факторларга бәйле: баланың индивидуаль үзенчәлекләренә, уку йортының тибына, укыту программаларының катлаулылык дәрәҗәсенә, баланың мәктәпкә баруга ни дәрәҗәдә әзерлекле булуына һ.б. Туганнарының - әнисе, әтисе, әбиләре һәм бабайларының ярдәме бик мөһим.
Мәктәптә укый башлау 7 яшь кризисына туры килә. Кайчакта бу яшьне "сөт тешләре алмашыну", "буйга үсү" чоры дип атыйлар. Ата-аналар шуңа игътибар итә: бала тыңлаусызга, дөресрәге, аңлаешсызга әверелә. Нәкъ менә шул чакта мәктәпкә барыр вакыт җитә.
Бала ихласлыгын, самимилеген, гадилеген югалта. Күптән түгел генә бернинди борчуы булмаган сабыйның ят бурычлары барлыкка килә: мәктәптә ул үзенең вакытын теләгәнчә файдалана алмый, тәртип кагыйдәләренә буйсынырга тиеш була. Кагыйдәләре дә гел дөрес кенә булмый кебек әле җитмәсә. Ни өчен дәрес буе селкенмичә утырып торырга соң? Ник тавышланырга, кычкырырга, чабып йөрергә ярамый?
Мәктәпкәчә яшьтәге хәрәкәтле, тойгылы уеннардан соң яңа тормыш ялыктыргыч һәм кызыксыз булып тоела. Мәктәп дисциплинасы зур киеренкелек таләп итә, беренче сыйныф укучысына үзенең хисләрен һәм теләкләрен идарә итү кыен була. Шөгыльләрнең рәвеше дә кискен үзгәрә. Шулай да баланың мәктәпкә җиңел һәм тиз җайлашуына ничек ирешергә соң?
Бала иң беренче сезнең белән аралаша, билгеле. Шуңа күрә гаиләдәге климат, нигездә, сездән һәм сезнең хисләрдән тора. Ә гаилә климаты - өйдә баланың ничек яшәвен, сезнең янәшәдә аның үзен ничек хис итүен, кимсетелгәнме яки һавада очамы икәнен күрсәтүче индикатор ул. Шундый сорауга җавап биреп карагыз әле: сез көнгә ничә тапкыр балагызны мактадыгыз, әр-ләдегез, хупладыгыз, гаепләдегез, кочакладыгыз, иркәләдегез, читкә тибәрдегез, аңа сокландыгыз, нотык укыдыгыз, елмайдыгыз икән?
Ата-аналар балаларына түбәндәге кагыйдәләрне аңлатырга һәм шулар ярдәмендә аны мөстәкыйль олы тормышка әзерләргә тиеш.
1. Кешенекен алма, үзеңнекен бирмә.
2. Сәбәпсезгә сугышма.
3. Уйнаганда намуслы бул, иптәшләреңне кыен хәлдә калдырма.
4. Беркемне дә үртәмә, ялынып, берни дә сорама.
5. Игътибар кирәк булган бөтен җирдә игътибарлы бул.
6. Билгеләр аркасында елама, горур бул. Билге өчен укытучы белән бәхәсләшмә һәм укытучыга рәнҗемә. Бар нәрсәне үз вакытында эшләргә тырыш һәм яхшы нәтиҗәләр турында уйла. Син аларга һичшиксез ирешәчәксең.
7. Әләкләмә һәм беркемгә дә яла якма.
8. Пөхтә булырга тырыш.
9. "Әйдә дус булыйк, әйдә уйныйк, әйдә өйгә бергә кайтыйк" дигән сүзләрне ешрак әйт.
10. Исеңдә тот! Син барысыннан да яхшырак түгел, барысыннан да начаррак та түгел! Син үзең өчен, әти-әниең, укытучыларың, дусларың өчен кабатланмас шәхес.
Хөрмәтле ата-аналар! Балалар белән аралашканда әйтергә ярамый торган гыйбарәләр бар:
- Мин сиңа мең кат әйттем бит инде...
- Ничә тапкыр кабатларга кирәк...
- Нәрсә турында гына уйлыйсың син?
- Исеңдә калдыру кыенмыни?
- Син ....... әверелеп барасың...
- Син дә .......... кебек...
- Аптыратма әле, вакытым юк...
- Нигә син Ләйлә (Наилә, Васил һ.б.) кебек түгел соң?
Андый гыйбарәләрне икенче төрлеләргә алмаштырырга мөмкин. Әйтик:
- Син акыллы, чибәр һ.б.
- Әле дә ярый син бар.
- Син булдырасың.
- Мин сине бик яратам.
- Бигрәк матур ясагансың, мине дә өйрәт әле.
- Рәхмәт сиңа.
- Синнән башка моны эшләп булмас иде.
Бер көн генә булса да нервыларыгызны бозмыйча яшәргә теләсәгез, безнең киңәшләрне тотыгыз.
1. Баланы тыныч кына уятыгыз. Күзен ачкач, ул Сезнең елмаюны күрергә һәм тавышыгызны ишетергә тиеш.
2. Ашыкмагыз. Вакытны дөрес итеп бүлү - Сезнең бурыч. Әгәр моны булдыра алмыйсыз икән, баланың гаебе юк.
3. Саубуллашканда "Ка-ра аны, шаярасы булма!", "Бүген начар билге алып кайтма!" кебек кисәтүле сүзләр әйтмәгез. Уңыш теләгез, берничә җылы сүз табыгыз.
4. "Бүген ничәле ал-дың?" дигән сорауны онытыгыз. Баланы мәктәптән каршы алганда, аңа мең сорау яудырмагыз, бераз хәл алырга ирек бирегез. Эш көне тәмамланганда, үзегезнең нинди хәлдә булуыгызны онытмагыз.
5. Баланың нәрсәгәдер борчылганлыгын сизсәгез, төпченмәгез. Тынычлангач, үзе үк сөйләп бирәчәк ул.
6. Укытучының кисәтүләрен ишетүгә, баланы әрли башламагыз. Укытучы белән сөйләшкәндә, бала яныгызда булмаса яхшырак.
7. Мәктәптән кайтуга ук дәрес әзерләргә утыртмагыз. Аңа 2 сәгать ял кирәк. Кич шөгыльләнүнең дә файдасы юк.
8. Күнегүләрнең барысын да берьюлы эшләтмәгез: 20 минут эшләгәч, 10 минут ял итсен.
9. Дәрес әзерләгәндә, баланың өстендә тормагыз, үзенә эшләргә ирек бирегез. Сездән ярдәм сораса, сабыр булыгыз: тавышыгызны күтәрмәскә, ярдәм итәргә тырышыгыз.
10. Бала белән аралашканда, "Моны эшләсәң, мин сиңа..." дигән шартлар куймагыз.
11. Үзегезне бары тик балага гына багышлау өчен, көн дәвамында ярты сәгать булса да вакыт табыгыз.
12. Гаиләдәге өлкән-нәрнең бала белән аралашу тактикасы бертөрле булсын. Фикер каршылыкларын аңардан башка гына хәл итегез.
13. Бала башы авыртудан, арыганлыктан, хәле начар булудан зарланса, игътибарсыз калдырмагыз. Гадәттә бу билгеләр аның йончыганлыгын күрсәтә.
14. "Зур балалар"ның да йоклар алдыннан әкият, җыр тыңларга, иркәләп сыйпатырга бик яратуларын истә тотыгыз. Шулай итү баланы тынычландыра, көн буена җыелган киеренкелеген бетерә.
Шунысын да онытмагыз: балаларның проблемалары да өлкәннәрнекеннән ким түгел. Мәктәпкә җайлашуның уңышы күп очракта әти-әнигә бәйле. Ә укытучылар һәм психологлар сезгә һәрвакыт ярдәм итәр.
Р.Хәйруллина,
"Мәгариф бүлеге" муниципаль учреждениесенең башлангыч белем бирү методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев