Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Батыр сугышчы, тәҗрибәле укытучы

Еллар арты еллар, язлар арты язлар уза, 1945 нче елның 9 нчы мае бездән ераклашканнан-ераклаша бара. Ләкин без барыбер Җиңүнең туганнарыбызга һәм якыннарыбызга никадәр кыйм-мәткә төшкәнен элеккечә үк хәтердә тотабыз, бу бөек бәйрәмне ел саен зурлап билгеләп үтәбез. Бу юбилей елында Бөек Ватан сугышы ветераны Шәфикъ Сибгатулла улы Сибгатуллинга 100...

Еллар арты еллар, язлар арты язлар уза, 1945 нче елның 9 нчы мае бездән ераклашканнан-ераклаша бара. Ләкин без барыбер Җиңүнең туганнарыбызга һәм якыннарыбызга никадәр кыйм-мәткә төшкәнен элеккечә үк хәтердә тотабыз, бу бөек бәйрәмне ел саен зурлап билгеләп үтәбез.

Бу юбилей елында Бөек Ватан сугышы ветераны Шәфикъ Сибгатулла улы Сибгатуллинга 100 яшь тулыр иде. Аның тормыш юлы турында тулырак сөйлисе килә, чөнки бу кеше халкыбызның азатлыгы өчен дә көрәшкән, сугыш вакытында һәм сугыштан соң үзен кадрлар әзерләүгә дә багышлаган.
Ул 1915 нче елның 19 июнендә ТАССРның Чистай районы Нарат Елга авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, 1933 нче елда Чистай механика техникумына «техник-механик» белгечлеге буенча укырга кергән. 1937 нче елның 17 нче октябрендә 17 нче танк бригадасына курсант итеп, хәрби хезмәткә чакырылган. 1938 нче елның октябреннән 1940 нчы елның октябренә кадәр шул бригадада «Т-34» танкының йөртүче-механигы булып хезмәт иткән. 1940 нчы елның 18 нче октябрендә, хәрби хезмәт вакыты тәмамлангач, запаска чыгарылган. Ә 1941 нче елның 28 нче декабрендә Биектау районы хәрби комиссариаты чакыруы буенча 9 нчы танк полкына танк йөртергә өйрә-түче инструктор итеп, гвардия старшинасы званиесендә мобилизация-ләнә. 1943 елның маенда 10 нчы танк полкына «Т-34» танкының йөртүче-механигы вазифасына, соңрак легендар «утыз дүртенче»не йөртүче-механик итеп, 381 нче танк полкына күчерелә.

Шәфикъ Сибгатулла улы Бөек Ватан сугышында 1943 нче елның маеннан 1945 нче елның маена кадәр була. Андагы батырлыклары өчен бирелгән бүләкләре аерым игътибарга лаек. Ике Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән ул.
«Старшина Сибгатул-лин Ш. - танк йөртүче-механик, 3 нче танк взводы командиры, йөртү остасы, үз эшен яхшы белә, танкны һәрвакыт сугышчан хәзерлектә тота. Танк 8 тапкыр һөҗүмгә барды. Ип. Сибгатуллин немец артиллериясе уты астыннан һәрчак үз вакытында чыгып китеп, танкның маневр ясый алуын тәэмин итте. Танк экипажы составында алар дошманның өч орудиесен, дүрт пулемет ноктасын, кырыклап автомашинасын, хәрби йөк төялгән 32 транспортын һәм 50 гә якын фрицны юк иттеләр». Балтыйк буе фронтының 183 нче танк бригадасы 3 нче танк батальоны составында сугышканда, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләү документында старшина Сибгатуллинның батырлыгы әнә шулай тасвирлана.
Бабайның 1945 нче елның февралендә тагын бер Кызыл Йолдыз орденына лаек булган чираттагы батырлыгы турында менә ничек язылган: «17 гыйнвардан 3 февральгә кадәр сугышта экипажы белән бергә фашистлар танкын сафтан чыгарды, хәрби йөк төялгән ике автомашинасын юк итте, ДЗОТларын җимерде, ПТО коралын юкка чыгарды һәм торак пунктны алганда, безнең танк взводының һөҗүмен ут белән тәэмин итте».
1945 нче елның 25 нче октябрендә Шәфикъ Сибгатуллин демобилизация-ләнә һәм Усад авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбенә (ПУ-70) инструктор-укытучы вазифасына билгеләнә. Шуннан бирле ул үзен тулысынча курсантлар укытуга багышлый. Училищеда механизаторлар әзер-ләүгә күп көч һәм хезмәт куя. 1950 нче елның 15 августында ул экстерн рәвештә Тимирязев исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Квалификацияле эшчеләр әзерләү буенча күпьеллык нәтиҗәле эшләве өчен һәм Дәүләт хезмәт резервларының 15 еллыгы уңаеннан "Дәүләт хезмәт резервлары отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. 1965 нче елда аңа Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тапшыралар. Шәфикъ Сибгатулла улының уку йорты җитәкчеләре биргән бик күп Рәхмәт хатлары бар. 70 нче училищеда ул 20 елдан артык эшли.
Кызганыч ки, сугыш аның сәламәтлеге өчен эзсез узмады, 1966 нчы елның 8 нче мартында аның йөрәге туктады. Безнең кадерле ветераныбызның тормыш юлы менә шундый иде.
Рөстәм СИБГАТУЛЛИН.
Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев