Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Батыр бабай белән очраштык

Безнең белән янәшәдә яхшы күңелле, игелекле, барлык тормыш юлын Туган илебезгә хезмәткә багышлаган кешеләр яшиләр. Аларга хөрмәт күрсәтү, кирәк чакта ярдәм итү безнең изге бурычыбыз. Әле күптән түгел генә балалар бакчасына йө-рүче балалар белән авылыбызның иң хөрмәтле кешесе Әдһәм абый янына бардык. Әдһәм абый Абдрахманов Бөек Ватан сугышы ветераны. Безне...

Безнең белән янәшәдә яхшы күңелле, игелекле, барлык тормыш юлын Туган илебезгә хезмәткә багышлаган кешеләр яшиләр. Аларга хөрмәт күрсәтү, кирәк чакта ярдәм итү безнең изге бурычыбыз.

Әле күптән түгел генә балалар бакчасына йө-рүче балалар белән авылыбызның иң хөрмәтле кешесе Әдһәм абый янына бардык. Әдһәм абый Абдрахманов Бөек Ватан сугышы ветераны. Безне ул бераз гына дулкынланып, әмма куанып каршы алды.

Балаларга ул үзенең тормыш юлы турында сөйләде, сугыш кырларында күргән хатирәләре белән уртаклашты.
Балалар ветеран алдында шигырьләр сөйлә-деләр, җырлар җырладылар, биеп тә күрсәтте-ләр, чын мәгънәсендә концерт куйдылар.

Әдһәм абый балалар чыгышын ихлас күңелдән, куанып карап утырды. Ахырдан балаларны күчтәнәчләр биреп куандырды.
- Тагын килегез, балалар, көтеп калам, - диеп озатып калды.

Хөрмәтле Әдһәм абыебыз! Сезне тагын бер тапкыр якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иминлек телибез. Сезнең кебек кешеләр һәрберебез өчен үрнәк булып тора. Без Сезнең белән горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев