Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Бар җырлар да кошлар турында

Шушы көннәрдә Мәм-дәлнең "Ландыш" балалар бакчасы балаларның кошлар турында сөйләгән шигырьләреннән, җырлаган җырларыннан яңгырап торды. Чөнки ул көнне биредә "Кошлар бәйрәме" үт-кәрдек. Бәйрәмгә сабыйларның әти-әниләре, дәү әниләре дә кунакка килделәр. "Яз, яз, яз җитә, Тәрәзәне ачтылар. "Тып, тып, тып" итә Эре-эре тамчылар". Бәйрәм кичәсе әнә шундый матур җыр белән башланып...

Шушы көннәрдә Мәм-дәлнең "Ландыш" балалар бакчасы балаларның кошлар турында сөйләгән шигырьләреннән, җырлаган җырларыннан яңгырап торды.

Чөнки ул көнне биредә "Кошлар бәйрәме" үт-кәрдек. Бәйрәмгә сабыйларның әти-әниләре, дәү әниләре дә кунакка килделәр.

"Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

"Тып, тып, тып" итә

Эре-эре тамчылар".

Бәйрәм кичәсе әнә шундый матур җыр белән башланып китте. Әйе, салкын кыш айлары үтеп китте. Кояш үзенең җылы нурларын көннән-көн юмартрак сибә, карлар эреп бетте.

"Тамчылар тып та, тып

Бииләр һәр көнне.

Бер генә такмакка:

"Яз килде, яз килде".

Туган якларыбызга безнең канатлы дусларыбыз - сыерчыклар кайтып җиттеләр, безне матур җырлары белән куандыралар. "Ландыш" бакчасы балалары канатлы дусларыбызга күптән матур оялар ясап элгәннәр инде. Аларга бу эштә әтиләре, абыйлары булышкан. Бакча мөдире Сания Шәйдуллина килгән кунакларга игелекле эшләрен зурлап, Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә тәрбияче апалары Гүзәл Мотыйгуллина "Кошлар - канатлы дусларыбыз" дигән презентация күрсәтте. Балалар экранда күрсәтелгән һәр кошны таныдылар, аларның тормышлары, яшәү шартлары белән таныштылар.

"...Сикергәләп тик йөри,

Чыпчык йөгерә белми.

Нәни генә булса да,

Үзе һич тә тик тормый".

Ә аннан соң балалар кошлар турында матур шигырьләр сөйләделәр. Гүзәл апалары кошлар турында әйткән табышмакларга да җавапларны дөрес чиштеләр. Ә мин балаларны быелгы Мә-дәният елында Юртыш авылы китапханәсенә кайткан китаплар белән таныштырдым. Балаларга Роберт Миңнуллин, Рафис Корбан, Хәкимҗан Халиковның канатлы дусларыбызга атап язган шигырьләрен укыдым. Балаларның кечкенәдән үк туган авылыбыз табигате, канатлы дусларыбыз белән танышып, алар турында матур шигырьләр өйрәнеп үсүләре - куанычлы хәл. Һәм бу шулай булырга тиеш тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев