Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

БАЛАЛАР ТУРЫНДА БЕЗ КАЙГЫРТЫРГА ТИЕШ

Безнең районда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре рәисләре һәм җаваплы секретарьларының республика семинар-киңәшмәсе булды. Балигъ булмаганнар арасындагы караучысызлык һәм хокук тәртибе бозуга профилактика ясауда балалар һәм үсмерләрнең җәйге ялын оештыру мөһим урын алып тора. Бу комиссия эшчәнлеге юнәлешләреннән берсе. Әлеге темага Биектау районы башкарма комитетының балигъ булмаганнар...

Безнең районда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре рәисләре һәм җаваплы секретарьларының республика семинар-киңәшмәсе булды.
Балигъ булмаганнар арасындагы караучысызлык һәм хокук тәртибе бозуга профилактика ясауда балалар һәм үсмерләрнең җәйге ялын оештыру мөһим урын алып тора. Бу комиссия эшчәнлеге юнәлешләреннән берсе. Әлеге темага Биектау районы башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Инсия ГЫЙЛАҖИЕВА чыгыш ясады.
Биектау муниципаль районында каникул чорында укучыларны сәламәтләндерү һәм аларның ялын оештыру өчен уңай шартлар тудыруга, оешкан ялдан файдаланучы балалар санын арттыруга юнәлтелгән системалы эш алып барыла.
Әлеге бурычларны хәл итү өчен балалар һәм үсмерләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыру, сәламәтләндерү буенча ведомствоара комиссия төзелде, аның составына укучыларның җәйге ялын оештыруда катнашучы оешма һәм учреждениеләр вәкилләре керде. Балалар һәм үсмерләрне җәйге айларда сәламәтләндерүне оештыруда мәгариф бүлеге, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе, Россия Эчке эшләр бүлегенең "Биектау" муниципальара бүлеге, социаль яклау идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, халыкның мәшгульлек үзәге, мәдәният бүлеге, район үзәк больницасы, опека һәм попечительлек органы, "Форпост" Үзәге катнашты.
Алда әйтеп үтелгән максатларны тормышка ашыру өчен Биектау муниципаль районында тиешле мөмкинлекләр бар. Болар - мәктәптәге сәламәтләндерү лагерьлары, мәктәп базасына корылган хезмәт һәм ял лагерьлары. Шулай ук район территориясендә "Костер" һәм "Байтик" стационар сәламәтләндерү лагерьлары эшли, җәйге айларда район палаткалы лагерьлар ачу өчен Коркачык аэродромы базасыннан файдалана.
18 мәктәптә сәламәтләндерү лагерьлары оештырылды, аларга 760 бала йөрде. Хезмәт һәм ял лагерьлары эшчәнлегеннән 250 бала һәм үсмер файдаланды. Әлеге категориядәге лагерьлар нигездә уртанчылар өчен эшләде. 3 сменада эшләгән палаткалы лагерьларда 307 үсмер ял итте.
Җәйге чорда барлык профилактика органнары һәм учреждениеләренең игътибар үзәгендә "Үсмер" ведомствоара операциясен уздыру булды.
2012 елның җәендә балалар һәм үсмерләр РОСТО ДОСААФ белән бергә оештырылган "Яшь парашютчы" палаткалы лагеренда бик теләп катнаштылар, андый балалар 140 булды. Балалар хәрбиләштерелгән спорт уеннарын һәм ярышларын, парашют белән сикерүләрне аеруча яраталар.
14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге үсмерләрнең мәшгульлеге бигрәк тә мөһим. Комиссия профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнарның мәшгульлеген тәэмин итү өчен җаваплы органнар һәм учреждениеләр эшчәнлеген җайга сала. Эш мәсьәләсенә килгәндә беренче чиратта тулы булмаган һәм ишле, әти-әниләре эшсез калган, тормышта кыен хәлгә юлыккан гаиләләрдә тәрбияләнүче үсмерләр һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә исәптә торучылар урнаштырыла.
Биектау муниципаль районында власть органнарының бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә 2012 елда җәйге ял белән 2459 бала һәм үсмер тәэмин ителде, бу балаларның 58% ын тәшкил итә, мәктәп яны лагерьларына 760 бала - кечкенәләр һәм уртанчыларның 31% ы, хезмәт һәм ял лагерьларына 250 бала - уртанчылар һәм өлкәнрәкләрнең 14% ы йөрде, шәһәр читендәге "Костер" һәм "Байтик" сәламәтләндерү лагерьларында - 205 бала, районның палаткалы лагерьларында 307 үсмер, Кырымның сәламәтләндерү лагерьларында 30 бала ял итте.
"Йолдызлы десант" республика сменасында 7 үсмер, социаль яклау бүлеге аша санаторийларда һәм сәламәтләндерү лагерьларында 78 бала ял итте, балигъ булмаган 383 үсмер эшкә урнаштырылды. "Хәвефле төркем"гә кергән 53 бала ял һәм сәламәтләндерүнең оештырылган формаларыннан файдаланды, бу балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе һәм бүлеге контролендә торучы балаларның 93%ын тәшкил итә.
Әлеге эшнең нәтиҗәсе - Биектау муниципаль районының балигъ булмаган кешеләре кылган хокук тәртибе бозуларның һәм җинаятьләрнең кимүе. Җәй айларында балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт фаҗигаләре һәм гадәттән тыш хәлләр булмау да сөендерә. Балалар һәм үс-мерләр арасында имгәнү очраклары да күзәтелмәде.
2013 елда Биектау районының башкару власте органнары үз алларына ял иттерү, сәламәтләндерү, вакытлыча эшкә урнаштыруның моңа кадәр ирешелгән дәрәҗәсен саклап, балигъ булмаганнар арасында тискәре күренешләргә юл куймыйча, балаларны сәламәтләндерүнең нәтиҗәлелеген тагын да арттыру бурычын куялар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев