Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Балалар шатлыгы – безнең шатлык

Менә икенче ел инде безнең "Ромашка" балалар бакчасы 3 яше тулган балаларны кабул итә. Алар 2 нче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнәләр. Ә элек безнең бакчага балаларны бер яшь ярымнан ук алалар иде. Ул балалар 3 яшьләре тулганда үзләре мөстә-кыйль киенә, чишенә белә башлыйлар, күп кенә шөгыльләргә өйрәнәләр иде. Ә менә 3...

Менә икенче ел инде безнең "Ромашка" балалар бакчасы 3 яше тулган балаларны кабул итә. Алар 2 нче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнәләр.

Ә элек безнең бакчага балаларны бер яшь ярымнан ук алалар иде. Ул балалар 3 яшьләре тулганда үзләре мөстә-кыйль киенә, чишенә белә башлыйлар, күп кенә шөгыльләргә өйрәнәләр иде. Ә менә 3 яше тулып, бакчага яңа килгән балаларның күнекмәләре дә, белемнәре дә ул балалардан күпкә түбәнрәк. Алар белән эшләгәндә тәрбиячедән бик күп сабырлык, тырышлык һәм тапкырлык сорала.

Без быел 2 нче кечкенәләр төркемендә Лариса Геннадьевна белән эшлибез. Балаларның төрлесендә төрле холык. Шуңа күрә аларның һәрберсен аңларга тырышабыз. Алар бит, әти-әниләреннән аерылып, көне буена безнең карамакта калалар. Без аларга җылы карашыбызны, назыбызны, игътибарыбызны кызганмаска тырышабыз. Ләкин болар белән генә чикләнеп тә булмый. Аларны кызыксындырырлык, онытылып торырлык шөгыльләр дә уйлап табарга кирәк.

Беренче көннәрдән үк аларга төрле уеннар өй-рәтә башладык, төрле рольләргә кереп, әкият-ләр уйнадык. Һәрдаим курчак театрлары күр-сәтәбез, шөгыльләрне төрле персонажлар кертеп җанландырып җибәрәбез. Болар барысы да аларга яңа, кызык тоела.

Тәрбияче ярдәмчесе Лена Сөләйманова да балаларны бик ярата, ул аларга сәнгатьле итеп әкиятләр, шигырьләр укый, төрле темага сөйләшүләр алып бара.

Реклама

Һәр баланың үзенчәлекле якларын аңлап бетерү өчен әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Аларның һәм безнең тырышлыгыбыз бергә үрелеп барганда гына балаларның яраклашу чоры җиңел узар, дип уйлыйм мин.

Ә менә 13 сентябрь көне балаларның бакчага килгәннән бирле иң күңелле, иң истә калган көннәре булды. Ул көнне Регина Хәбирова исемле кызыбызның туган көнен үткәрдек. Регинаның әти-әнисе үз кызларына һәм башка балаларга да искиткеч бүләк ясадылар. Алар бу бәйрәмгә клоун чакырдылар. Клоун балалар белән төрле уеннар уйнады, сабын куыклары очырды, шарлар бүләк итте. Бәйрәм тәмле күчтәнәчләр белән чәй табыны янында дәвам итте. Балалар бу минутларда әти-әниләрен дә, тәрбиячеләрне дә, хәтта елауларын да онытып тордылар.

Балаларның сөенечләрен, елмаюлы йөзләрен күреп, мин үзем дә шатлык хисләре кичердем. Балаларның шатлыгы - безнең дә шатлыгыбыз. Балаларга шундый зур бәйрәм бүләк итүләре өчен Хәбировлар гаиләсенә зур рәхмәт әйтәсе килә. Шундый ата-аналарыбыз булганда безгә тагын да тырышыбрак эшлисе генә кала. Яңа уку елы башында барлык тәрбиячеләргә дә зур уңышлар һәм һөнәри яктан үсеп, зур үрләргә ирешүләрен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев